tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айрат Фәйзрахманов: «Татарстанның бәйсезлеге турында декларация әлегә йокыга талган»
Айрат Фәйзрахманов: «Татарстанның бәйсезлеге турында декларация әлегә йокыга талган»

Айрат Фәйзрахманов: «Татарстанның бәйсезлеге турында декларация әлегә йокыга талган»

Яшь сәясәтче һәм күп кенә яшьләр проектларын оештыручы Айрат Фәйзрахмановка «Идел» берничә сорау бирде.

Безнең белешмә:
Айрат Фәйзрахманов – тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары. Тарихи очерклар һәм Казан бистәләре тарихы буенча мәкаләләр, экскурсия маршрутлары, яшьләр, милли зыялылар өчен «Акыл фабрикасы» һ.б. популяр проектлар авторы. 

–  Татарстанга суверенитет алу кирәк идеме? Аны шулай соңыннан «процентлары белән кире кайтарасы» булгач, бәлки, мәшәкатьләнәсе булмагандыр?

–  1990 елда Татарстанның суверенитеты турында декларация кабул итүнең уңай яклары байтак булды. Мәсәлән, икътисадый ягы. «Татарстан моделе» дип атыйлар иде аны. Ул елларда, ике меңенче еллар башында да, тормышыбыз, башка республикалар белән чагыштырганда, күпкә яхшырак булды. Хәзер дә шулай әле ул. Хокукый яктан – 1992 елда кабул ителгән Татарстан конституциясе, Русия һәм Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү буенча 1994 елгы килешү барлыкка килде. Суверенитет турында декларациясез болар була алмас иде.

Икътисадый һәм хокукый яктан «декларация безгә нәрсә бирде» дигән теманы дәвам итеп, «Татнефть»нең, башка эре компанияләрнең дәүләтнеке буларак сакланып калуын һәм аларның Татарстан бюджетына файда китерүен әйтә алабыз. Һәм без, әйтик, Кавказ республикаларын, күршедәге Чуашстанны алып карасак та, алар икътисадый яктан авыр хәлдә бүген. Чөнки аларда икътисадый һәм хокукый яктан үсешкә база булдырылмады. Моны фәкать Татарстан белән Башкортстан гына эшли алды.

Туксанынчы елларда, декларация белән бәйле рәвештә, милли мәгарифтә һәм мәдәнияттә зур үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бирелде. Ул мөмкинлекләр барысы да тормышка ашырылдымы-юкмы – анысы инде бүтән мәсьәлә.

1990 елның августында Татарстан үзенең дәрәҗәсен автономияледән союздашка күтәрде. Әгәр Советлар Союзы таркалмаса, союздаш республика сыйфатында дәрәҗәбез тагын да югарырак булыр иде. Элекке икътисадый киңлек сакланган булса, Татарстанның хәле дә Үзбәкстан, Казакъстанныкы шикелле бөтенләй башка булыр иде. Кызганыч, союздаш статусына баглаган өметләр тормышка ашмады.

Сәяси ягын карасак, хәзерге вакытта федератив мөнәсәбәтләрдә тигезлекне кире кайтарырга мөмкинлек бар, чөнки аның хокукый нигезләре, законы эшләнгән. Декларацияне яңадан актуальләштереп, искергән килешүне яңартып, тормышка ашырып була.

Сәясәттә «йокыга талган» дигән төшенчә бар – безнең бәйсезлек әлегә йокыга талган. Бәйсезлек турында декларацияне «уятырга», тергезергә хокукый нигез бар. Ул киләсе буыннар өчен зур бер максат булып тора.

Декларация ул – федерациядән чыгу документы түгел иде, хәзер дә ул турыда сүз бармый. Һәм Татарстан декларациясе СССРны да, Русия Федерациясен дә таркатмады. Дөньяда мондый дәүләт мөнәсәбәтләренең үрнәге бар. Мәсәлән, Пуэрто-Рико – АКШ белән ассоциацияләнгән дәүләт.

–  Айрат, татар яшьләренең тарихи мирасны, шул исәптән, Казанның борынгы үзенчәлекле йөзен саклау һәм кайтару буенча кызыклы проектлары бар. Мәсәлән, күптән түгел Мергасов йортын җыештыруны оештырган идегез. Нинди кызыклы табылдыкларга юлыктыгыз?

–  Ниндидер матди байлыклар табылды дип әйтә алмыйм – бина бит инде шактый тузган хәлдә иде. Шулай да шаккатырган бер табылдыкны телгә аласым килә. Мергасов йортындагы өмәдә рус яшьләре оешмасы да катнашты. Әлеге оешмадан Мария исемле кыз безнең проектларга теләктәшлек белдерә, бәйрәм саен котлый. Менә шул Мария Мергасов йортында ачык Һәфтияк-шәрифкә тап булган иде. Иң гаҗәбе – Һәфтияк китабы изге Мәрьям ана хакындагы биттә, гарәпчәсендә, ачылган иде. Мария табылдыкны: «Ни булыр бу?» – дип китереп миңа күрсәткәч, кирилл хәрефле транскрипциясен укыттым, Коръәндә шундый сүрә бар, дип аңлаттым. Бу хәбәр Мариягә шулкадәр нык тәэсир итте, хәер, барыбыз да монда ниндидер бер илаһи мәгънә булырга тиештер, дип юрадык.

Казаның тарихи йөзе, дигәндә, әле Яңа Татар бистәсендә эшчәнлекне җәелдереп җибәрдек. Анда өч тарихи мәчет бар, шуларның берсе бик җимерек хәлдә. Ул Татар бистәсендәге беренче җәмигъ мәчет. Янында зират бар, ул да мөшкел хәлдә, кабер ташлары аунап ята. Шунда ук, ачык һавада каберташ музеен оештытырга дигән ният бар. Казанның меңьеллыгы исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм шәкертләре татарның мәшһүр шәхесләре, аеруча, имамнар күмелгән ике йөзгә кадәр каберне карап-чистартып, әрвахларына дога кылып торалар. Ләкин бу гына аз, проблемага дәүләт игътибары, дәүләт ярдәме кирәк. Йә дәүләт борынгы, тарихи урыннарны үзе карый, йә эшмәкәрләр ярдәменә таяна. Мәсәлән «Таттелеком» директоры Лотфулла Шәфигуллин үзе туган авылның зиратын шефлыкка алды, ә моны бит башкалар да эшли алыр иде.

Эшкуарлар мондый игелекле эшләрдә катнашудан баш тартмый, ләкин бизнес әһелләре үзләреннән кайда нинди ярдәм кирәклеген белеп бетерми, аларның һәм җәмәгатьчелекнең бу проблемага игътибарын юнәлтергә кирәк.

Узган айда үткән дин әһелләре форумында зиратлар буенча секция утырышын алып барырга туры килгән иде. Татарлар яшәгән һәрбер төбәктә диярлек татар зиратларының хәле борчуга сала.

Безнең максат – Яңа Татар, Иске Татар бистәләре, Пләтәннең хәзер архитектура концепциясе булдырыла – шулар буенча тәкъдимнәребезне җиткерәбез. Бишбалта концепциясе киләчәктә милли төсмергә ия булырмы, юкмы – ләкин без үз фикер-тәкъдимнәребезне җиткерәбез. Пләтәндәге кебек үк, анда да агач йортлар сакланган. Бишбалта бистәсендә әлегә татар телендә сөйләшүче мохит тә сакланып калган. Анда да татар зираты бар, шулай ук күп кенә каберләр начар хәлдә, алар урынында хәтта яңа каберләр барлыкка килә. Бәлки бу юнәлештә ниндидер дәүләт программасы кирәктер. Без әлеге мәсьәләләрне күтәрүдән баш тартмаячакбыз. Әкренләп алар чишелер дип уйлыйм.

–  Татар музыкасы турында фикерегезне беләсе килә.

–  Мин татар музыкаль продуктын элегрәк тыңламый идем. Ун ел чамасы элек яңа, заманча (альтернатив музыка да диләр аны) тыңлый башладым. Хәзер татар яшьләре сыйфатлы, яңа буын музыкасын тыңлау мөмкинлегенә ия, мин дә шушы музыканы тыңлыйм. Эстрада башка, яңа буын музыкасы башка. Эстрада – ул Татарстанда яшәүчеләр һәм татар халкы өчен кызыклы, ә «альтернатив» музыканы Татарстаннан читтә яшәүчеләр һәм татар булмаганнар яратып кабул итә. Ләкин мондый музыканы тыңлау мөмкинлекләре чикле: алар радио һәм телевидениедән көн-төн уйнатылмый. Яңа буын музыкасы да татар радиоларында ротациягә эләгеп, яңгыратылсын иде. Алар инде кайвакыт яңгыратыла башлады, ләкин әлегә сирәк кенә.

Яшьләрнең заманча татар музыкасын тыңлавы яхшы, чөнки татар музыкасы аркылы алар татар мәдәниятенә һәм мәгарифенә тартыла. Яңа төр клиплар, егермешәр миллион карау җыйган Айгел кебек җырчылар бар икән – бу бик шәп. Шулар аркылы татар телен белмәгән яшьләр татар теле белән кызыксына башлый.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*