tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айсылу Лерон: «Тәрбия татар исеменнән башлана»
Айсылу Лерон: «Тәрбия татар исеменнән башлана»

Айсылу Лерон: «Тәрбия татар исеменнән башлана»

«Тел өйрәнүдә җыр, шигырь, уен ярдәм итә. Бүгенге көндә интернетта боларның күбесен табып булмый», — дип белдерде журналист, блогер Айсылу Лерон. Бу хакта ул «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе оештырган түгәрәк өстәл барышында әйтте.

«Тәрбия татар исеменнән башланырга тиеш. Бүген бездә начар гадәт бар — без балага әллә нинди исемнәр кушабыз. Мәгънәле, матур татар исеме балага бер юнәлеш бирә бит. Чит ил исеме биреп, без, үзебез дә сизмәстән, татар баласын милләттән аерабыз. Тел өйрәтү мәсьәләсендә техника, интернет заманын да берничек инкар итә алмыйбыз. Хәзер балалар заманча, кечкенәдән үк YouTube каналына керәләр. Анда нәниләр өчен  инглиз, рус телендә бик күп җырлар бар, ә татар телендәгеләре юк. Бу татар баласы өчен интернетта сайлау мөмкинлеге юк дигән сүз. Үз балаларымнан чыгып әйтә алам, алар чит телдәге җырны шундук отып, җырлап утыра. Миңа Төркиядән язганнары бар. «Бәйрәм оештырасыбыз килә, балалар өчен татар җырлары эзлибез. Аларны кайдан алыйк?», — дип киңәш сорыйлар. Мин аларга контент тәкъдим итә алмыйм», — ди Айсылу Лерон.

«Балалар өчен татар түгәрәкләре юк дәрәҗәсендә, — дип өстәде өч бала әнисе. — Спорт, музыка, бию секцияләре — барысы рус телендә алып барыла. Мәктәптә эшләп килүче түгәрәкләр генә җитми».

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*