tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Айтматов укулары»ның 2019 елдагы темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният»
«Айтматов укулары»ның 2019 елдагы темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният»

«Айтматов укулары»ның 2019 елдагы темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният»

2019 елның 25 октябрендә «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе белән берлектә «Айтматов укулары – мәдәниятләр диалогы өчен» язучылар һәм интеллектуалларның III Халыкара форумын үткәрә (алга таба – «Айтматов укулары»).

Чара «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркемен оештыруның башлангычында торган һәм үзенең әсәрләрендә цивилизацияләр хезмәттәшлеге идеясен пропагандалаган күренекле совет язучысы Чыңгыз Айтматов истәлегенә багышлана. Аның әсәрләре 170 телгә тәрҗемә ителгән һәм 100 миллион экземпляр тираж белән нәшер ителгән.

«Айтматов укулары»ның 2019 елдагы темасы – «Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният», максаты – җәмгыятьнең мәдәни мохитендәге актуаль проблемаларын шәхес формалаштыру контекстында анализлау, глобаль үсешнең гомуми тенденцияләре белән мәдәниятнең концептуаль бәйләнешен тикшерү.

«Айтматов укулары» кысасында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. Мәдәниятләрнең үзара бәйләнешенә дөньякүләм глобаль процессларның йогынтысы.

2. Мәдәниятләр диалогы – этникара мөнәсәбәтләрне җайга салу инструменты.

3. Дөньякүләм мәдәни үсеш контекстында Ч. Айтматов иҗаты.

4. Глобаль дөньяда милли әдәбиятларның урыны.

«Айтматов укулары»нда катнашу өчен Россия һәм чит илләрдән галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, югары уку йортлары укытучылары, мәдәният эшлеклеләре һәм язучылар чакырыла.

«Айтматов укулары»ның регламенты:

– пленар утырыш (10.00 – 12.00);

– «Глобаль дөньяда милли әдәбиятларның роле» темасына түгәрәк өстәл (13.30 − 15.30);

– Чыңгыз Айтматов турында документаль фильм күрсәтү (кинорежиссеры – Нахапетов Григорий, «Аматус» кинокомпаниясе) (16.00-17.00).

Чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 нче йорт) үткәрелә.

Башлану вакыты – 10.00. Регистрация – 9.00.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 590-55-93, 89274159552.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*