tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айваз Садыйров татар яшьләренә “Шәрык клубы” кебек аралашу мәйданы булдыруны сорый
Айваз Садыйров татар яшьләренә “Шәрык клубы” кебек аралашу мәйданы булдыруны сорый

Айваз Садыйров татар яшьләренә “Шәрык клубы” кебек аралашу мәйданы булдыруны сорый

“Татар радиосы” баш мөхәррире Айваз Садыйров татар халкы үсеше стратегиясенә керергә тиешле бер максат дип татар яшьләрен үзара аралаштыра торган урын оештыруны атады. Бу фикерен ул кичә ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның татар журналистлары һәм мөхәррирләре белән очрашуы вакытында җиткерде.

“Сәләт” балалар һәм яшүсмерләр оешмасы бар, ә аннан соң яшьләрне берләштерә торган хәрәкәт юк. Актив татар яшьләренең җыелып аралашу мәйданы юк. Әгәр шундый бер хәрәкәт оешса, ул татар кадрлары үсешенә дә тәэсир итәр иде, бу зур механизмның башлангычы булыр иде”, – диде Садыйров.

Ул мисал итеп “Шәрык клубы”н атады.“Элек “Шәрык клубы” бар иде. Зыялылар “Шәрык клубы” форматында җыела торган булган һәм аларның фикерләре җитәкчелеккә дә җиткерелгән. Без дә аралашырга тиеш”, – диде Айваз Садыйров. Ул бу пунктны Татар халкының үсеш стратегиясе эскизына өстәмә буларак кертергә тәкъдим итте.

  •  “Шәрык клубы” – 1907 елда татар мөселман яшьләренең аралашу клубы буларак оеша. Төрле елларда аның әгъзалары Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал, Г.Кариев, С.Гыйззәтуллина-Волжская, С.Рәмиев була. ХХ гасыр ахырында татар яшьләре “Шәрык клубы”н кабат торгыза һәм татар иҗтимагый үзәге бинасында иҗади кичәләр оештыра башлый. 2012 елда бинаның хуҗасы алышына һәм “Шәрык клубы” кичәләре туктала.
  • Татар халкының үсеш стратегиясен төзү бурычын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Хәзерге вакытта стратегиянең эскизы әзер. Аны җәмәгатьчелектән килгән фикер-тәкъдимнәр белән тулыландыру бара. Стратегия 30 август, Татарстан республикасы көнендә кабул ителәчәк.

 

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*