tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азалия – Россия Кубогы җиңүчесе!
Азалия – Россия Кубогы җиңүчесе!

Азалия – Россия Кубогы җиңүчесе!

21 марттан 29 мартка кадәр Казанда В.П. Яндемиров Мемориалы – шахмат буенча Россия Кубогы этабы узды. Әлеге зур бәйгедә Әтнә  районынан өч шахматчы  –  1 сыйныф укучысы Сәгъдиев Раяз, 2 сыйныф укучысы Гарипова Инзилә һәм Татарстан халкы инде яхшы белгән Мифтахова Азалия катнашты. 

Шахматчыларның тренерлары – Раил Шакиров. Мондый зур бәйгедә уенчыларыбызның беренче мәртәбә катнашуы. Шулай булса да, аларның берсе дә югалып калмый. Хәтта  шахмат дөньясына яңа аяк баскан Раяз да 3 очко туплый. Инзилә дә 3 очко җыя. “Россия Кубогы өчен бу начар күрсәткеч түгел”, – ди тренерлары Раил Гамил улы. Билгеле, начар түгел.

9 уеннан торган бәйгедә 11 яшькә кадәрге кызлар (барысы -40)  арасында Азалия Мифтахова көндәшләрен җиңеп, 7очко туплый һәм өченче урын яулый.

Беренче урынны алган Казан кызының очкосы да 8,5 очко гына. Икенче урын алган Чиләбе кызыныкы да – 7 очко, Азалиянеке белән тигез. “Безнең Азалия өстәмә күрсәткечләр буенча азга гына калышты”, – ди тренерлары.

4 урында – Яшел Үзән кызы, 5 тә- Казан, 6 да – Краснодар…

Азалия Әтнәгә  Диплом, медаль һәм акчалата бүләк белән кайтты. Барыбызга да бер кочак шатлык, бер кочак горурлык һәм Дан алып кайтты.

Әтнә кызы Азалия Мифтахова – Россия кубогы җиңүчесе! Шәп бит. Үрләрең алда булсын, мең дә бер  төрле ( бии дә, рәсем дә ясый… “Бәхет кошы” спектаклендә дә катнашты)  һөнәр белгән, Әтнә кызы!

Сүрия Мингатина
Р.Шакиров фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*