tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азат Курчаков хөрмәтенә истәлек тактасы куелды
Азат Курчаков хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Азат Курчаков хөрмәтенә истәлек тактасы куелды

Моннан өч ел элек Ульяновск  татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәдәге танылган татар шәхесләренең исемнәрен мәңгеләштерү буенча комплекслы план эшләгән иде.  Шул вакыт эчендә  Сембер төбәгендә берничә һәйкәл, биналарда элмә такталар барлыкка килде, музей бүлмәсе ачылды. Ульяновск шәһәренең биш урамына татар исемнәре  бирелде.

Ә шушы көннәрдә генә мохтариятнең беренче  рәисе, профессор Азат Гайнулла улы Курчаковның туган авылындагы мәктәп диварына мәрмәр элмә такта куелды.

Төбәкнең татар автономиясе данлыклы якташларының исемнәрен мәңгеләштерү буенча даими эш алып бара. Соңгы елларда гына да байтак семберлеләр истәлегенә һәйкәлләр ачылды, мәрмәр такталар куелды. Бүгенге чара да шул изге гамәлләрнең чираттагысы.

Профессор Азат Курчаков гомер буе төбәкнең авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйган җитәкчеләрнең берсе. Ул баштагы елларда өлкәнең авыл хуҗалыгы министры урынбасары, соңрак  институт ректоры булып эшләде. Россиянең атказанган зоотехнигы дигән мактаулы исемне йөртүче галим  1997 нче  елда өлкәнең иң югары бүләгенә-Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.

Азат Курчаков Ульяновск өлкәсендә генә түгел, ике меңенче еллар башында бөтен татар дөньясында да танылган шәхесләрнең берсе иде. Заманында ул федераль автономияне һәм  Бөтенроссия күләмендә узучы сабантуйларны оештыруда башлап йөрүчеләрнең берсе иде. Аның бакыйлыкка китүе, семберлеләр өчен әйтеп бетергесез зур югалту булды.

Профессор Курчаковның   үзе эшләгән институт бинасында мемориаль такта ачу тантанасына килүчеләр  Азат аганың тырышлыгы,  төгәллеге һәм  һәр кешегә ярдәм итеп яшәве хакында сагынып сөйләделәр.

Туганны туган, дусны дус итә белү, кешеләрне ярату, кызыклы әңгәмәдәш һәм сәфәрдә ышанычлы юлдаш… Болар Азат агадагы асыл сыйфатларының кайберләре генә.

Институт диварына куелган  мәрмәр тактаны Азат аганың оныкчыгы   Әминә һәм профессор Әнвәр Галиәкбәров ачты. Анда “Бу бинада  профессор, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең беренче рәисе А.Г.Курчаков эшләде.” дигән сүзләр язылган.

Тантанада Ульяновск өлкәсе Губернаторының беренче урынбасары Александр Якунин,  1991-2012 нче елларда Ульяновск өлкә законнар чыгару җыелышы рәисе Борис  Зотов, Ульяновск өлкәсенең Мактаулы гражданины Фәһимә  Сәйфуллина, Ульяновск социаль-педагогия көллияте директоры   Әскать Рәхимов һәм башка рәсми кешеләр катнашты.

Танылган якташларының исемнәрен мәңгеләштерү эшен дәвам итеп Сембернең татар җәмәгатьчелеге киләчәктә Социалистик хезмәт Герое Тәнзилә Рәшитова яшәгән йортка да мәрмәр такта кую эшен башлап җибәрәчәк.

 

Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*