tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай “Ак калфагы” хисап тотты
Азнакай “Ак калфагы” хисап тотты

Азнакай “Ак калфагы” хисап тотты

2016 нчы елның 12 октябрь көнне Татарстанның Азнакай районы татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының чираттагы утырышы узды. Утырышта оешма рәисе Э.С.Галиева Оренбург каласында 22-23нче сентябрь көннәрендә узган Форумда алган тәэсирләре, яңалыклар белән уртаклашты. Мәндәй авылында туып 3 яшенә кадәр яшәгән һәм әниләре белән бәхет эзләп чыгып китеп Оренбург якларына килеп урнашып зур дщрщьщгщ ирешкән Багбостан Мөэминнованың нәсел-нәсәбен ачыклау буенча кирәкле эшләрне билгеләде. Икенче көн тәртибе буенча һәр авыл җирлегендә “Килен сандыгы…” темасына тәкъдир итү әзерләрләргә бурыч куелды, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары бу эштә оештыру эшләрен башкарырга теләк белдерде.

foto3Иҗтимагый оешма алдына Казан шәһәрендә республикабыз районнарын гәүдәләндергән урам булдырып, район җирлекләре катнашында музей-йортларын булдыру хакында хат әзерләп Республика оешмасына мөрәҗәгать итү турында тагын бер эшлекле тәкъдим керде.

Утырыш оешманың яңа әгъзасы Минһаҗева Миләүшә Ренар кызына символик “ак калфак” кидерү белән тәмамланды.

 

Рәис Э.С.Галиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*