tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый
Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый

Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары җиңү артлы җиңү яулый

​​​​​​​Март ае фестивальләргә һәм иҗади бәйгеләргә бай. Әлмәт шәһәрендә узган “Яшь вокалчы” республика конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбе укучылары романслар һәм классик көйләр башкардылар.

Фирдәүс Әхмәтгалиева укучылары Гәрәев Булат I дәрәҗә, Фазлыев Рамазан – II дәрәҗә, Наилә Шәрифуллина укучылары Кәлимуллин Ридель – I дәрәҗә лауреат, Галләмова Ясминә – I дәрәҗә дипломант, Тимирова Эллария – II дәрәҗә дипломант булдылар.

Казанда “Бәллүр йолдызчыклар” Бөтенсоюз фестиваль-конкурсында да “Вокал” номинациясендә Фирдәүс Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге “Юлдаш” вокал ансамбле һәм “Башкару осталыгы” номинациясендә Нәфыйкова Инзилә, Луиза Бакина укучылары Бакин Владислав I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар, Ваһапова Дәлилә, Ваһапова Даяна – дипломант булдылар.

aznakaevo-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*