tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде
Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде

Азнакайда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы төзелде

Бүгенге көнгә Татарстанның Азнакай районында 68 иҗтимагый оешма эшләп килә. Шушы көннәрдә алар янә бергә артты: “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы төзелде.

Оешма советы 20 кешедән тора, аның рәисе – Эльвира Галиева.

“Ак калфак” үзенең төп максатын татар халкының милли гореф-гадәтләрен яңарту, үстерү, гаиләләрнең ныклыгын, татулыгын арттыру, балаларыбызны әби-бабайларның яхшы үрнәгендә тәрбияләү кебек юнәлешләрдә эшчәнлек алып баруда күрә.

aznakayevo.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*