tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Чатыр тау җыены фестивале гөрләде.
Азнакайда  Чатыр тау җыены  фестивале гөрләде.

Азнакайда Чатыр тау җыены фестивале гөрләде.

Азнакайда җиденче елын рәттән “Чатыр тауда җыен” төрки халыкларның  иҗат фестивале узды. Анда  Татарстан һәм Башкортстан республикалары районнарыннан 35 үзешчән иҗат коллективы, шул исәптән, Казаннан “Сорнай” фольклор коллективы,  Чирмешән, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Спас, Питрәч, Лениногорск, Тукай, Сарман, Алексеевск, Ютазы, Яшел Үзән районы коллективлары, Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылы, Туймазы районының Кандра авылы, Октябрь шәһәре коллективлары үз чыгышларын күрсәтте.

Бәйрәмгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы  Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова, “Татнефть” җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш һәм кадрлар буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмгә килүчеләрне республика җитәкчелеге,Татарстан халыклары ассамблеясе исеменнән котлап, күпмилләтле республикабызда милли мәдәниятләрне үстерүгә зур әһәмият бирелүен һәм Чатыртау җыенының статусын күтәрергә карар итүләрен әйтте.

Шаяртып: “Чатыртау – сезнең генә түгел, бөтен республика байлыгы, ә сез монда үзегез генә бәйрәм итәсез”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм бәйрәмне республика дәрәҗәсенә күтәрергә тәкъдим итте. Бу инде “Чатыр тауда җыен” фестивален оештыруны, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә, республика бюджетына кертү дигән сүз. Бу сөенечле хәбәрне бәйрәмгә җыелган халык көчле алкышлар белән хуплады. Чатыр тау җыены кичкә кадәр дәвам итте. Бәйрәмгә җыелган халык Азнакай районының визит карточкасы, республикабызның  иң биек ноктасы саналган Чатыр тауга күтәрелеп җан рәхәте дә алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*