tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда “Чатыр Тауда Җыен” фестивале үтте
Азнакайда “Чатыр Тауда Җыен” фестивале үтте

Азнакайда “Чатыр Тауда Җыен” фестивале үтте

Азнакайда сигезенче ел рәттән “Чатыр Тауда Җыен-2018» VII Халыкара фольклор фестивале үтте.

Анда  Татарстан һәм Башкортстан республикалары районнарыннан үзешчән иҗат коллективлары  Чирмешән, Бөгелмә, Кукмара, Түбән Кама, Зәй, Мамадыш, Яңа Чишмә, Әгерҗе, Әлмәт, Чаллы, Минзәлә, Спас, Питрәч, Лениногорск, Тукай, Сарман, Алексеевск, Ютазы, Яшел Үзән районы коллективлары, Башкортстанның Шаран районы Чалмалы авылы, Туймазы районының Кандра авылы, Октябрь шәһәре коллективлары үз чыгышларын күрсәтте.

Җыенда төрки халыкларның борынгыдан килгән милли үзенчәлекләрен, тормыш-көнкүрешен, традицияләрен  чагылдырган җырлар яңгырады, биюләр күрсәтелде.  Мәйданда сүз осталары чыгыш ясады, театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*