tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда Илдус Гыйләҗевны искә алдылар
Азнакайда Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Азнакайда Илдус Гыйләҗевны искә алдылар

Азнакай мәдәният сараенда 15 гыйнвар көнне шагыйрь Илдус Гыйләҗевны искә алу hәм аның тормышы, иҗат юлы турында язылып, әле генә табадан төшкән “Яшәу-сөю” исемле китапны тәкъдим иту кичәсе уткәрелде.

Бөтен гомерен туган җиренә,туган халкына багышлаган,җирдән аерылмыйча иҗат итеп дистәләгән китаплар чыгарган,төрле авыл хуҗалыкларын җитәкләгән,райкомның икенче секретаре,нефть чыгару идарәсе начальнигы урынбасары булып хезмәт куйган,шул хезмәтләрендә ирешкән уңышлары өчен бик куп Дәуләт буләкләренә лаек булган,Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,милләтпәрвәр шагыйрь Илдус Гыйләҗевка,исән булса,75 яшь тулган булыр иде.

Бу чарада район җитәкчелеге белән берлектә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Мөслимнән килгән танылган язучы-шагыйрьләр, дуслары, туганнары, авылдашлары, яңа каләм тибрәтучеләр катнашты. Кичәдә И.Гыйләҗев турында якты истәлекләр, аның шигырьләре, шул шигырьләргә кызы Резедә Гыйләҗева көйләр язган җырлар яңгырады.

Шушы матур, куңелләрне нечкәрткән юксынулы кичәнең шаhитлары булган hәркем Илдус абыйны олы хөрмәт белән сагынып искә алды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*