tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда каз өмәсе
Азнакайда каз өмәсе

Азнакайда каз өмәсе

Көзге-кышкы күмәк йолалар һәм бәйрәмнәр арасында каз өмәсе аерым бер урын тота. Декабрь  аенда милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре бирелеп, Азнакай районы Чубар-Абдул авылы, «Ак калфак» хатын-кызлар  оешмасы җитәкчелегендә каз өмәсе үткәрелде.

Урамда салкын кыш. Әмма беребез дә соңга калмыйча бәйрәмгә ашыктык. Кызларыбыз түгәрәкләнеп утырып, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып алганнан соң, халкыбызның борынгы җырларын җырлый-җырлый, үткәннәрне искә төшереп каз йолкырга кереште.

Бу көнне һәркем үз урынында иде. Берәүләр каз йолыкса, икенчеләр табын әзерләде, коймак кыздырды, каз муеныннан, баш-аякларыннан телеңне йотарлык итеп өйрәле аш пешерде.

Егетләребезгә дә эш табылды. Самавыр кайнатырга, йолкыган казларны эләргә, гармун тартып тирә-якка татар моңын тарату аларга йөкләнде. Каз йолкып, баш аякларны чистартып, чәйләп алганнан соң, кызларыбыз елгага казлар юарга, каз каурыйларын чәчеп кайтырга юл алды.

Казлар юып, бәке буенда уен уйнап, җырлап-биеп арыганнан соң, өйгә кайтып, казларны урнаштырып, бергәләп түгәрәк өстәл артында ашка җыелдылар. Бик күңелле булды!

Хәйретдинова Әлфинур (Азнакай районы «Ак калфак» хатын-кызлар  оешмасының рәисе) Чубар – Абдуллыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. мәдәният идарәсе җитәкчесе  Гөлсинә Хафизова үзенең чыгышында  бу чараларның зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Кунак җыю, кунак сыйлау—татар халкында гомер-гомергә дәрәҗәле эш исәпләнгән. Туганнарың, күршеләрең, авылдашларың белән аралашып, ашка-суга йөрешеп яшәү тормышны тагын да ямьләндереп җибәрде. Өмәдә эшләнгән эшләр, уен-көлке хатын-кызларыбызга  ел буена җитәрлек дәрт бирде. Ул көнне хатын-кызларның ни дәрәҗәдә уңган булулары ачыкланды.

Азнакай районы “Ак калфак” оешмасы хәбәрләре буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*