tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда «Җәлил укулары», I җирле этап
Азнакайда «Җәлил укулары», I җирле этап

Азнакайда «Җәлил укулары», I җирле этап

Азнакай районының балалар китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге көче белән 25 октябрь “Җәлил уклары” бәйгесенең I җирле этабы үткәрелде. Бәйгегә авыл мәдәният йортларыннан, китапханәләрдән, авыл, Актүбә бистәсе һәм шәһәрнең кайбер мәктәпләреннән килгән, әдәби – сәнгать түгәрәкләренә йөрүче балалар көч сынашты. Мәгариф идарәсе көзге каникуллардан сон бу бәйгене мәктәпләр арасында аерым уздырачак. 10 декабрьга кадәр бәйгенең II этабын үткәрергә планлаштырабыз. 25 октябрь көнне узган бәйгедә 3 яшьтән алып 25 яшькәчә булган 41 бала 5 номинация буенча көч сынаштылар.

Бәйге герой – шагыйрь Муса Җәлилнең тормышын һәм иҗат юлын чагылдырган слайдлар, видеорядлар астында әдәби композиция белән башланып китте. Мәртәбәле жюри (шагыйрә Илмира Сәлахова, балалар сәнгать мәктәбенең театр классы җитәкчесе Динмөхәммәтов И.А., узәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Исламова З.А., “Тылсым” балалар халык театры режиссеры – Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Азнакай бүлеге җитәкчесе Миннеханова З.Г.) һәр чыгышны ихтибар белән бәяләп, яшь аермлыклары буенча җинүчеләр билгеләде. Җинүчеләргә махсус әзерләнгән грамоталар, катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

 

БТК Азнакай бүлеге җитәкчесе Миңнеханова З.Г.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*