tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады
Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады

Азнакайның “Ак калфагы” елга йомгак ясады

Районыбызның (Татарстанның Азнакай районы) иң уңышлы эшләп килгән иҗтимагый оешмаларыннан берсе булган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан бәйрәм табынына җыелып, еллык эшчәнлеккә йомгак ясады. Милли йолаларыбыз, гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга сеңдерүдә, гаиләнең абруен күтәрү, балалар тәрбияләүдә юнәлешле эшләп килгән оешманың сөйләр әйберләре күп. Азнакайда бу нәүбәттән ресмпубликакүләм чараларның әледән-әле узып торуы да шул хакта сөйли.

Гүзәл затларыбыз милли кыйммәтләрне саклауда тагын да нәтиҗәлерәк, үтемлерәк чаралар уйлап табалар. Бу бәйрәмдә дә киләчәккә эшләр планы хакында сөйләшү барды. Якын араларда авылларда каз өмәләре, Яңа елга багышланган күңелле очрашулар дәвам итә. Атна башында аккалфаклылар Буралыга каз өмәсенә җыена.

Лиза Нурлыева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*