tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайның Октябрь Бүләк авылында мәчет ачылуга бер ел булды
Азнакайның Октябрь Бүләк авылында мәчет ачылуга бер ел булды

Азнакайның Октябрь Бүләк авылында мәчет ачылуга бер ел булды

Соңгы елларда Азнакай районының барлык татар авылларында диярлек мәчетләр ачылды, искеләре төзекләндерелде. Халкыбызга дини йолаларны башкару, җомга, гает намазларын уку өчен мөмкинлекләр булдырылды. Кайберләрендә мәдрәсәләр дә эшләп килә, өлкәннәр һәм балалар ислам гыйлемен өйрәнә.
Октябрь Бүләк мәчете ачылуга бер ел тулу уңаеннан авыл халкы зур мәҗлес оештырды. Чарада хуҗалык җитәкчесе Наил Мотыйгуллин һәм җирле үзидарә башлыгы Артур Ногманов чыгыш ясадылар. Шулай ук мәҗлестә Карамалы авылы имамы Мөгавия хәзрәт, Октябрь Бүләк авылы имамы Заһир хәзрәт һәм Азнакай мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин катнашты.
Коръән аятьләре укып, вәгазь сөйләнгәч, кунакларны мул табын янына чакырдылар.
Шундый күркәм мәҗлесләр үткәрелгәндә, мәчетләргә халык күпләп йөргәндә, халыкка ислам дине кыйммәтләре аңлатылганда халкыбызның һәм авылларыбызның киләчәге бар дигән өмет туа күңелләрдә.

aznislam.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*