tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде

18 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсе ифтар ашы үткәрде. Мәрҗани мәчете янәшәсендә корылган чатырда 250 ләп кеше җыелды.

Иң башта намаз укылды. Соңыннан җыелган җәмәгатьне Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, БТК  Казан бүлекчәсе җитәкчесе Фәрит Мифтахов сәламләделәр.

Ифтар ашы табынында татар зыялалары, җәмәгать эшлеклеләре, шәкертләр бар иде. Алар арасында Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Әсхәт Гомәров, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров, Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире Ирек Арсланов башка күренекле шәхесләр күренде.

Сөекле җырчыбыз Миңгол Галиев тә чыгыш ясады.

Табын яныннан кузгалгач, Мансур хәзрәт кунакларга Мәрҗани мәчетендә булган күркәм үзгәрешләрне күрсәтеп чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*