tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Бабай утары”нда – “Җырлыйк әле”
“Бабай утары”нда – “Җырлыйк әле”

“Бабай утары”нда – “Җырлыйк әле”

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары”нда татар фольклор төркемнәренең “Җырлыйк әле” дип аталган беренче фестивале узды.

Чарада 8 төркем катнашты. Казаннан Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге төркем килгән иде. Алар җиңүчеләрне, оештыручыларны һәм жюри әгъзаларын бүләкләде.

Өченче урынга – Салават шәһәренең “Ак калфак” төркеме, икенче урынга Краснокама районының “Ак калфак” төркеме лаек булды. Беренче урынны Туймазы районының “Җидегән йолдыз” төркеме яулады.

Фестиваль узган “Бабай утары”н оештыручы, билгеле композитор һәм эшкуар Фәнир Галимов киләчәккә өмет белән карый: “Чарада “Сәләт” аланы балалары һәм райондагы татар балалары да катнашты. Аларның халык иҗатын күреп үсүе мөһим. Без милләт һәм мәгариф мәсьәләләре кискенләшкән чорда аеруча ныгырга, көрәшергә һәм эшләргә бурычлы. Һәрбер чарага нәтиҗә һәм идея салынырга тиеш”, – ди ул.

Кунаклар һәм чарада катнашучылар “Бабай утары” белән дә танышкан. Утар тагын да баеган: анда узган гасырдагы авыл өе һәм мәчет тә калкып чыккан.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*