tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакировларның токымлы атлары

Бакировларның токымлы атлары

Татарстанның Әлки муниципаль районындагы Татар Әхмәте авылыннан крестьян-фермерлык хуҗалыгы башлыгы Фәнис Бакиров татар-башкорт токымыннан булган атлар үрчетү белән шөгыльләнә.

«Бу атлар кышкы салкыннарга аеруча чыдам, – дип сөйли Фәнис Бакиров. – Без аларны иртә яздан басуга чыгарабыз, кыш кергәч кенә яңадан урыннарына кайтарабыз. Алар тау итәкләрендә дә, урманда да үзләренә азык таба ала. Алар өчен хәтта бүре дә куркыныч түгел – урманда очраган теләсә нинди ерткыч җанварга каршы торырга сәләтлеләр».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*