tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакуда да “Ак калфак” төзелде
Бакуда да “Ак калфак” төзелде

Бакуда да “Ак калфак” төзелде

5 февральдә Баку шәһәрендә яшәүче татар ханымнары үзләрендә “Ак калфак” оешмасын төзү турында карар кабул иттеләр. Мондый оешманы Әзербәйҗан башкаласында күп еллар уңышлы эшләп килүче “Дуслык” театр-хореографик ансамбльгә катнашучыларны туплаудан башларга дип килешенде.

“Дуслык”ның җитәкчесе Сания Әлмәшева җыелган ханымнарга “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының максатлары, эшләре белән таныштырды. Татарстанның Әзербәйҗандагы Даими вәкиле Альфред Закиров ханымнарның инициативасын хуплавын белдерде, уңышлар теләде.

“Ак калфак”ның Бакудагы бүлекчәсенең җитәкчесе итеп Сания Әлмәшева тәкъдим ителде. Җыелыш бу кандидатураны хуплап чыкты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*