enrutat
Баш бит / Бакуда татарлар тату яши
Бакуда татарлар тату яши

Бакуда татарлар тату яши

Июль аеның нәкъ уртасында 15 көнне Баку шәһәрендә татар бәйрәме – Сабантуе гөрләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Миләүшә Әмин кызы Гомәрова Әзербәйҗан башкаласына барып, милләттәшләребез белән бергә бәйрәм шатлыгын уртаклашып кайтты. Сабантуе көнне ярышларны бүлеп, түбә астына концерт карарга куып керткән көчле яңгырга да карамастан (мондый яңгыр июль аенда ничә елга бер генә килә икән), бәйрәм бик күңелле, гөрләп үткән.

— Миләүшә ханым, әңгәмәбезне иң борчыган сораудан башлап җибәрик әле, Бакудагы милләттәшләребез татарлыкларын саклыйлармы?

— Чит илләрдә, Татарстаннан читтә яшәүчеләр, гомумән әйткәндә, татарлыкка ныграк тартыла кебек. Чит илдә, башка милләтләр арасында, үз йөзеңне саклау өчен кыен шартларда татар оешмаларында тупланып, шунда сыенып, алар җаннары белән ял итәләр, үз халыклары өчен горурлык хисе тоялар. Шуңа күрә татар чараларына гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, кадерләп җыелалар. Инде Татарстан ягыннан оештырылган очрашумы, концертмы, берәр төрле башка чарамы — ул берничә айга-елга сагынып искә ала торган вакыйгага әйләнә. Миңа Бакуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның быел март башында килүе, биредәге татарлар белән очрашуы турында кат-кат горурланып сөйләделәр.

— Бакудагы татарлар ул якларга ничек килеп төпләнгәннәр?

— Бер-ике кешене санамаганда барысы да Бакуда туып-үскән кешеләр, алай гына да түгел, аларның күпчелеге берничә буын шунда гомер итә.

— Баку Сабантуе кайда үтте соң?

— Татарлар уңган халык бит, безне һәркайда хөрмәт итәләр. Менә Бакуда да хакимият татарларга уңай карый, безнең халык анда да булганлыгын, уңганлыгын, тырышлыгын күрсәтә. Сабантуе өчен иң үзәктә – Офицерлар паркында урын бирелгән. Бәйрәмгә берничә йөзләп кеше җыелган иде. Күбесе татарлар, шулай да араларында башка милләт вәкилләре дә булды. Мин украиннар оешмасы җитәкчесе белән дә, казахлар оешмасы җитәчесе урынбасары белән сөйләштем. Бик сөйкемле кешеләр, һәм татарлар турында зур хөрмәт белән сөйлиләр, татар оешмасы үткәргән бар чараларга да катнашабыз диләр. Тукайга, Сәйдәшкә, Җәлилгә багышланган чараларга төрле милләт вәкилләре дә, хакимияттән дә кешеләр килә икән. Бакудагы татар оешмалары Әзербәйҗандагы Россия илчелеге белән дә бик тату эшлиләр. Сабантуйга да РФ илчелегеннән ике дипломат килде, киңәшчеләр рангындагы Александр Гладков һәм Светлана Косинчикова. Алар халыкны бәйрәм белән котладылар. Гомумән, бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар күп иде. Мәсәлән, Нәсими районы хакимияте вәкилләре, Әзербәйҗанның рәсми булмаган оешмалар форумы президенты Рәүф Зәйни, Россия ватандашлары координацион шурасы рәисе Борис Воронин килеп матур чыгыш ясадылар.

Тагын шуны әйтеп китәсем килә, бу минем барган беренче Сабантуй түгел. Бөтен җирдә татарларның гореф-гадәтләренә, мәдәниятенә зур хөрмәт белән карыйлар, Сабантуйларына яратып йөриләр.

— Бакудагы татар оешмаларының эшчәнлеге белән дә танышып өлгердегезме?

— Яшьләр бик активлашкан. Бу безнең Татар яшьләре Форумнарының да нәтиҗәләре дип уйлыйм.

— Быел августта да киләләрдер?

— Быел да киләчәкләр – 10 кеше.
Яшьләр бер-берсе белән якынрак танышырга, аралышырга форсат булсын дип, атна саен татар дискотекасы үткәрәләр. Бер-беребезне шунда гына таба алабыз диләр.
Дини бәйрәмнәрне дә зурлап оештыралар. Болай гына да сөйләшеп утырырга җыелышалар. Йөзләп кеше килә дип әйтәләр.

— Башлыча кайсы телдә сөйләшәләр?

— Татарча сөйләшәләр! Чөнки лидерлары татарча сөйләшә.

— Чиста сөйләшәләрме соң?

— Бакуда бабалары Пенза якларыннан күченеп килгән татарлар яши. Шул як сөйләме белән сөйләшәләр. Телләренә үтеп кермәсә дә, менталитетларына әзербәйҗан тәэсире сизелә. Ничә буын шунда яшиләр бит. Тагын кабатлап әйтәсем килә, үзара бик тату, дус яшиләр.

— Татарлар ассимиляциягә бирелүчән дип әйтимме, анда да бу хәл бармы?

— Бар. Ләкин шуны әйтергә кирәк, әзербәйҗаннар үзләре дә мөселман булгач, әллә ни каршылык юк кебек. Аннан соң телләр дә охшаш. Шулай да, андый проблема бар.

— Бакудагы татарлар әзербәйҗанча сөйләшәме?

— Сөйләшә. Бөтенесе сөйләшә. Мәктәптә өйрәнәләр бит.

— Балаларга татарчаны укыталармы?

— Аларда якшәмбе мәктәбе бар. Шунысына гына зарланалар: әсбаплар җитми диләр. Әлифбаларны үзләре компьютерда эшләгән. Шуның белән укыталар. Безнең “Татар иле”ндә онлайн укыту эшли башлагач, алар өчен зур ярдәм булачак.

Мине тагын бер нәрсә сокландырды: алар шул хәтле татар теленә, татар мәдәниятына тартылалар. Татарстаннан Сабантуйларга җибәрелүче артистлар чыгышы өчен ничәме ничә кеше минем янга килеп рәхмәтләр укыды: “Ел буе шуны көтәбез! Шуннан алган энергия белән ел буе торабыз”, — диделәр. Концертлар, спектакльләрне ешрак карар идек, безгә килмиләр дип тә әйтәләр. Шулай итеп сагынып, сусап, яшиләр татарлыкка.

Үз көчләре белән концертлар оештыралар оештыруын. Өчәр сәгатьлек концертлар куярга көчләреннән килә дип әйтәсем килә. “Туган тел” оешмасында олылар ансамбле бар, яшьләр ансамбле дә бар. “Яшьлек” оешмасының да үз ансамбле бар. Бииләр дә, җырлыйлар да, шигырь дә сөйлиләр.

Шулай итеп, Бакудагы татар тормышы гөрләп баруын күреп, куанып, сокланып кайттым.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*