tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бакый Урманче исемендәге премиягә конкурс игълан ителде
Бакый Урманче исемендәге премиягә конкурс игълан ителде

Бакый Урманче исемендәге премиягә конкурс игълан ителде

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясенә конкурс игълан ителде.

Бакый Урманче исемендәге премия сынлы сәнгать өлкәсендә күренекле, һөнәри осталык һәм мәдәнилек югарылыгындагы, үзенчәлекле стиле булган, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган рәсем, графика, скульптура һәм сәнгать әсәрләре иҗат иткән өчен бирелә.

Конкурс рәсем, графика, скульптура, декоратив сәнгать, сәнгать теориясе һәм тарихы, тәнкыйть, сәнгать белеме номинацияләрендә уза. Конкурска соңгы ике елда иҗат ителгән әсәрләр тәкъдим ителә ала.

Бәйгедә катнашуга заявкалар 2014 елның 1 февраленә кадәр тапшырыла.

Номинантлар исемлеге 2014 елның 10 февраленә кадәр билгеле булачак. Сайлап алу нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак. Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр эшләреннән күргәзмә оештырылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*