tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балагызның чит ил кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?
Балагызның чит ил кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

Балагызның чит ил кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

Милләтара никахлар борынгы чорларда да күзәтелгән, хәзер исә ул тормышыбызга ныклы рәвештә кереп урнашты. Дөньяда мондый гаиләләрнең саны елдан ел арта, шул исәптән Россиядә дә. Милли яктан катнаш никахлар Россия җәмгыятенең этно-демографик структурасына үзгәртүләр кертүнең мөһим каналы булып торалар. Мондый никахларның нигезен тәшкил итүче милләтләрнең сан ягыннан нисбәтендә үзгәрешләр юк диярлек. Әмма әлеге гаиләләрдә туып-үскән балалар, гаилә кору өчен, әти-әниләренең берсенең милләтен сайлап алалар, шулай итеп икенчесенең этник сызыгы үсешен туктаталар.Ә сез үзегезнең балагызның башка дин һәм башка милләт кешесе белән гаилә коруына риза булыр идегезме?

Айсылу Лерон, “Татар радиосы” ди-джее:

–Мин башка дин һәм  милләт кешесе белән гаилә кору мөмкин түгел дип яшәдем. Мондый хәлне күз алдыма да китерә алмый идем. Бу тәрбиядән килә. Кечкенәдән, минем ирем үз динемдәге, үз милләтемдәге кеше булырга тиеш, дигән уй белән үстем. Балаларымны да шулай итеп тәрбияләргә тырышам. Ләкин инде аларның башка милләт кешесе белән гаилә корасы килсә, уйларга туры киләчәк. Мәхәббәтләре көчле, сайлаган яры яхшы кеше булса, ризалык бирүем ихтимал. Бу очракта, минемчә, кешенең үз язмышын үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирергә кирәк. Каршы килсәң, гомер буе үзеңне гаепле тоеп яшәвең бар. Иптәш кызларым арасында да катнаш гаилә корып, бәхетле яшәүчеләр күп. Ләкин балалары гына татарча сөйләшми, телне белми. Ә тыю – мәгънәсезлек. Бер-берсен чынлап яраткан ике кеше бары җаен табачак.

Равил Хадиев, КФУның өлкән укытучысы

–Мин риза түгел, чөнки икенче милләт кешесе икенче тәрбия ала. Шуңа күрә бала ике дөнья арасында яшәп аралашуны туктата. Минем туганнар арасында яртысы катнаш гаиләдә. Алар бөтенесе дә туганнар белән арлашуны туктатты. Чөнки башка дин һәм милләт кешесе белән гаилә коргач, иң беренче проблема–балага исем кушу. Һәр ике як үз исемен кушарга тели. Мондый никахларның бер уңай ягын да күрмим. Иң элек гаиләдә милли тәрбия булырга тиеш. Барысы өчен дә, иң беренче чиратта, гаилә җавап бирә. Туганнар үзара нык бәйләнештә булганда гына бер берсенә терәк була ала. Төрле сәяси бәләләрне җиңеп чыга ала дип уйлыйм.

Ландыш Хөсәенова, “Манзара” тапшыру алып баручысы:

– Әти-әнием бездә кечкенәдән үк һәр милләт һәм дин вәкиленә карата хөрмәт тәрбияләде.Тормыш корганда да “бары татар, мөселман булсын”-дигән шарт куймадылар. Аның каравы, мин ярымның башка милләттән булуын күз алдыма да китермәдем. Кызыбыз Таңсылуга да сайлау мөмкинлеге бирербез, дип уйлыйм, чөнки Ходай Тәгалә каршында барыбыз да бертигез.

Илнур Фәйзрахманов, «Болгар радиосы» директоры:

– 18 яшьлек вакытым булса “каршы тугел” дияр идем. Хәзер тормыш тәҗрибәсе бар. Яшьләргә киләчәктә аларны нинди кыенлыклар көтүе хәзер безгә билгеле. Бу–бик мөһим карар. Биредә хаталар ясарга ярамый. Никах мәҗлесе, туй йолаларын ничек үткәрү, балаларга исем кушу, аның кайсы динне тотачагын алдан ук күзаллау мөһим. Шәхсән минем катнаш никахтагы танышларым бик күп. Яшь вакытта алар тату яшәделәр, әмма балалар тугач, каршылыклар башланды. Буген иң зур теләгем “Ходаем, балаларыма уз милләтебездән булган ярлар насыйп ит, шуны аңларлык зихен, шуны аңлатырлык тапкырлык, сабырлык бир” дип яшим.

Гүзәлия Гыйниятуллина, КДУ студенты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*