tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бакчасында – “Калфак туе”
Балалар бакчасында – “Калфак туе”

Балалар бакчасында – “Калфак туе”

1 декабрьдә 107 нче балалар бакчасында “Ак калфак” оешмасы белэн берлектэ “Калфак туе” гөрләп утте.

“Калфак туе”на кадәр әниләр белән һәр төркемдә калфак тегү буенча мастер-класслар уздырылды. Әниләр кызларына калфак тектеләр.

“Калфак туе”на кунакка Казаннан журналистлар килгән иде. “Мәгариф” журналыннан Сөмбел Таишева, “Ялкын” нан – Йолдыз Миннулина, ” Гаилә һәм мәктәп” тән – Рифат Каюмов, “Мәдәни җомга дан – Вахит Имамов, “Безнең мирас”тан Ләбиб Леронов, Рәзиф Сәгъдиев.

” Калфак туе” музыка хезмәткәре Диния Вагыйз кызы башкаруында мөнәҗәт әйтү белән башланды. Залга калфак кигән төркем кызларын малайлар алып керделәр. Һәр төркем узләре теккән калфакны киеп чыгыш ясадылар: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделэр. Тәрбиячеләр калфак тарихы белән таныштырдылар. Казан кунаклары аларны сокланып күзәттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Журналистлар ата-аналарга, бакча хезмәткәрләренә балаларны татар мөхитендә тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бәйрәмнән соң журналистларны милли бүлмәнең экспонатлары белән балалар үзләре таныштырдылар. Кунаклар бик кызыксынып тыңладылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*