tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар бәйрәме
Балалар бәйрәме

Балалар бәйрәме

2014 елның 24 июль көнне “Казан” милли–мәдәният үзәгендә беренче ачык балалар иҗаты интернет–бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Әлеге бәйге 2014 елның 1 февраленнән 15 майга уздырылды.

Бәйгедә Татарстан Республикасыннан, Русия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән, аеруча Канада, Төркия, Франция, Казахстан, Литва дәүләтләреннән балалар катнашты.

Нигезләмә буенча бәйгедә катнашучыларның иҗатлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтына урнаштырылды, сайтка керүчеләр исә интернетта үзләренең тавышлары аша бәя бирде.

Бүләкләү бәйгесендә катнашырга дип бүген Омск өлкәсе Тара шәһәреннән делегация киләчәк.

Катнашучыларны һәм кунакларны теркәү 10.00 сәгатьтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*