tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар көненә багышлап
Балалар көненә багышлап

Балалар көненә багышлап

Шук малайлар.
Нәни генә шук малайлар
Таганда атыналар.
Чиратлашып урын алып
Һаваларга очалар.
Күккә менеп елмаялар,
Кояш чыга йөзләрдә
Язны кайтарып бирәләр
Безгә салкын көзләрдә.
Сабый шатлыгы тулы
Мәктәбем бүлмәләре.
Шуңамы икән яшь була
Укытучы күңелләре.

Гафиятуллина Фәнузә Госман кызы,
Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы

Әдел белән Күбәләк
Уйнаганда бакчада
Әдел күбәләк күрде.
Кулын сузып аңарга
-Әйдә, сөйләшик,- диде.
– Әйдә,- диеп Күбәләк,
Аңа “кулларын” бирде.
-Йөгерәсең, чабасың
Арыгансыңдыр инде.
Күбәләк килеп кунгач,
Малай бераз курыкты.
Тик, шулай да, куркуын
Сиздермәскә тырышты.
– Һи, нигә арыйм ди, мин
Белсәң, мин бик зур үстем.
Кичә генә дүрт тулды,
Бишенче яшькә күчтем.
Күбәләк инде килеп,
Борнына очып кунды.
Малаебыз, шүрләүдән,
Күзләрен челт-мелт йомды.
-Ай-һай матур күзләрең,
Бигрәкләр шәп кәпәчең,
Тимимен, карыйм гына
Курыкма, бәләкәчем.
Күбәләк шулай дигәч,
Әдел дә батырайды,
Нәни күзләре белән
Күбәләккә карады.
-Бәләкәч дигән була,
Син үзең ул бәләкәй.
Әйдә, куышлы уйныйк,
Вакытны уздырмыйк. Ә-әй…

…диде дә чабып китте,
Малай урам буенча.
Күбәләк тә аңардан
Калышмаска тырыша.
Кичкә кадәр шул рәвеш,
Куышлы уйнадылар.
Әдел белән Күбәләк
Уйнап һич туймадылар.

Мифтахова Нурзидә Сәхибетдин кызы,
Лаеш районы Татар Янтыгы авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*