tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларга рухи тәрбия бирү – уртак максат
Балаларга рухи тәрбия бирү  – уртак максат

Балаларга рухи тәрбия бирү – уртак максат

Яшь буынны рухи кыйммәтләргә һәм милли гореф–гадәтләргә тарту, дини дөрес тәгълимәт тарату юнәлешендә Әлмәт мөхтәсибәте киң кырлы эшчәнлек алып бара.  Әлеге  чаралар мәгариф идарәсе,  Бөтендөнья татар конгрессы каршысында эшләп килүче  “Ак калфак” татар хатын–кызлары иҗтимагый оешмасы, Риза Фәхреддин музее  һәм башка учреждениеләр белән берлектә оештырыла. Бу көннәрдә Әлмәт якларында рухи һәм милли тәрбиягә юнәлдерелгән очрашулар Сөләй, Миннебай, Тайсуган  авылы мәктәпләрендә һәм Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиясендә узды.

Һәрбер мәгариф учреждениеләрендә укучылар һәм укытучылар көче белән кунаклар өчен концерт программсы, чыгышлар оештырылды. Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тормыштан алынган мисалларга нигезләнеп укучыларга әти–әнигә, өлкәннәргә игелекле булу, начарлык эшләмәү, рухи камиллек турында сөйләде.

“Ак калфак”  татар хатын –кызларының  Әлмәт бүлеге  җитәкчесе  Ландыш Зарипова исә үзенең чыгышларында  гаилә, мәктәп  арасындагы  бердәмлекнең балалар  тәрбиясенә искиткеч зур роль уйнавына басым ясап,  әни кешеләрнең  кыз балаларны тәрбияләгәндә  милли үзенчәлекләребезне нигез итеп алырга  тиешлеген ассызыклады.
1нче гимназиядә дини тәгълимәтләргә, мәгърифәтчеләрнең хезмәтләренә нигезләнгән викторина, Миннебай авылының Фатих Кәрими музеенда узган очрашуларның  һәрберсе тирән эчтәлекле булулары белән аерылып торды. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов  авылның   күптән түгел генә  төзекләндерелгән  џәйкәле  янында  Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар   рухына дога кылды, Фатих Кәриминең китабын тәрҗемә итәргә һәм халыкка таратуга алыначагын әйтте.

Актлар залында, музейда узган тәрбия сәгатьләреннән соң барлык укучылар һәм кунаклар мөхтәсибәт ярдәме белән әзерләнгән Корьән ашында катнаштылар.

 Фәрдия Хәсәнова , “Әлмәт хәбәрләре”  газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*