tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларга шатлык бүләк иттеләр
Балаларга шатлык бүләк иттеләр

Балаларга шатлык бүләк иттеләр

23-28 май көннәрендә вакытлы матбугатка язылу буенча барлык мәгариф учреждениеләрендә дә “Балаларга шатлык бүләк ит” дип исемләнгән акция узды. Бу юнәлештә 36 нчы балалар бакчасы елдагыча беренче урында. Әлеге уңайдан 26 май көнне 36 нчы балалар бакчасында “Балаларга шатлык бүләк ит” акциясен йомгаклауга багышланган күркәм бәйрәм булып узды. Чарада олы кунаклар, Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, ӘДМХИ ректоры Ильяс Салахов, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, “Тылсымлы куллар” җурналының баш мөхәррире Ландыш Фазуллина, мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, җирле матбугат вәкилләре, әти-әниләр, район һәм шәһәр бакчаларыннан килгән тәрбиячеләр катнашты.

Чараны 36 нчы балалар бакчасы мөдире Татьяна Гудакова ачты. Ул балаларны тәрбияле итүдә учреждение хезмәт-кәрләренең әти-әниләр, гаилә белән бергә эшләвен ассызыклады, газета-журналларга язылу әлеге эшнең дәвамы икәнлеген билгелде.

Бәйрәм бакчада тәрбияләнүче сабыйларның чыгышлары белән дәвам итте. Балалар саф татар телендә шигырьләр сөйләделәр, искиткеч зур осталык белән милли биюләр башкардылар. Сабыйлар үз ана телләрен яратып һәм аралашып үссеннәр өчен тәрбиячеләр күп көч куя. Бакчада зур уңыш белән театр түгәрәге эшли. Нәни артистлар сәхнәләрдә чыгыш ясарга бик яраталар. Алар “Шигъри чишмәдә” – 2 урын, “Талантлы балалар” шәһәр конкурсында – 1 урын, Чаллы шәһәрендә узган “Моң чишмәсе” фестивалендә II дәрәҗә лауреат исемен яулаганнар. Рамазан, Азамат, Камил һәм Сабирның “Тукай” әсәре буенча куелган инсценировкасын зал тын да алмыйча карады. “Без – татарлар! Телебез киләчәк буыннарга тапшыру, гореф-гадәтләребезгә өйрәтү, милләтебезне саклау – безнең максатыбыз. Татар милләтенең киләчәге – бүгенге сабыйлар кулында”- дип белдерде алып баручы тәрбиячеләр бәйрәм чыгышын дәвам итеп. Шунысы игътибарга лаек, әлеге коллективта рус милләтеннән булган тәрбиячеләр дә, рус төркеменә йөрүче балалар да татар телен теләп өйрәнә. Кунакларга тәкъдим ителгән “Төремкәй” әкиятен караганнан соң без моның шулай булуына янә бер кат инандык.

Алдан әйтеп узганыбызча, 36 нчы балалар бакчасы “Балаларга шатлык бүләк ит” акциясе чорында 102 данә республика һәм җирле вакытлы матбугатка язылган. 102 язылучының – 58е гаиләләр, 44е – педагоглар. Бәйрәмне дәвам итеп, Сиринә Җиһаншина һәм “Россия почтасы” вәкилләре газета-журналларга язылу буенча актив эшләүче балалар бакчалары һәм гаиләләргә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре, шул исәптән 36 нчы балалар бакчасында алып барылган эшчәнлеккә Ильяс Салахов та бик югары бәя бирде. “Бүген без ихластан сөенеп, горурланып утырдык. Сездәй җитәкчеләр, тәрбиячеләр, балалар булганда милләтебез яши һәм һәм аның киләчәге зур. Телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга юнәлдерелгән хезмәтегез бәяләп бетергесез, рәхмәт сезгә! Бергә булыйк, бердәм, горур халык булып яшик,”-диде ул үзенең чыгышында.

Ландыш Зарипова исә бакча хезмәткәрләренең әти-әниләр, гаиләләр белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен ассызыклады.

– Шәһәркүләм узган бер генә чара да 36 нчы бакчада тәрбияләнүчеләр катнашыннан башка узмый, алар һәрвакыт алдынгылар сафында. Биредә сабыйларга үз телеңә, халкыңа хөрмәт белән карауның беренче сабакларын бирәләр. Әлеге олы кыйммәткә ия тәрбия үрнәкләрен балалар гаиләләренә алып кайталар, алга таба бу эшкә әти-әниләр дә җәлеп ителә. Мәгариф идарәсе тарафыннан гамәлгә куелган, татар гаиләләре арасында оештырылган “Мин бәхетле гаиләм белән” бәйгесе моның шулай булуын күп тапкырлар раслады инде. Күргәнебезчә, татар матбугатына язылу буенча да алар сынатмыйлар, – диде баш мөхәррир үзенең чыгышында.

Ландыш Фазуллина исә “Тылсымлы куллар” журналының тылсымлы сәхифәләренә тукталды. Аннары кунаклар сүздән эшкә күчеп, балалар белән берлектә төсле матур пластилиннардан татар хатын-кызларының иң зәвыклы баш киеме – калфак “чиктеләр”.

“Балаларга шатлык бүләк ит” дип исемләнгән чара ахырында балалар килгән кунакларга татар халкының уңыш һәм бәхет символы – үзләре ясаган дагалар бүләк иттеләр.

Бәйрәм тәмамланды, ә күңелдә калфак кигән сөйкемле кызларның, кәләпүшле горур малайларның саф татар телендә яңгыраткан “Татар дигән асыл телебез бар! дигән сүзләре уелып калды.

Фәрдия ХӘСӘНОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*