enrutat
Баш бит / «Баламны үз туган телендә укытуларына риза, дип гариза яза торган көнгә килеп җиттекмени инде?»
«Баламны үз туган телендә укытуларына риза, дип гариза яза торган көнгә килеп җиттекмени инде?»

«Баламны үз туган телендә укытуларына риза, дип гариза яза торган көнгә килеп җиттекмени инде?»

Редакциябезгә ата-аналар: «Баламны үз туган телендә укытуларына риза, дип гариза яза торган көнгә килеп җиттекмени инде?! Кайбер ата-аналарның җыелышта: «Татар теле кирәк түгел», – дигән сүзләреннән күзгә яшьләр килә», – дип шалтырата. Мәктәпләрдә көн туды исә тикшерүләр, җыелышлар, гариза язулар, сүз көрәштерүләр. Милли җанлы директорларның күзләрендә – яшь. Укытучылар: «Эшсез калабыз. Безгә нишләргә?» – дип борчыла. Телгә багышлап, язучыларыбыз, шагыйрьләребез әсәрләр иҗат итә, үз фикерләрен белдерә. Мәсәлән, танылган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин үзенең аккаунтына: «Фронттан килгән хәбәрләр кебек, мәктәпләрдән авыр хәбәрләр килеп тора. Берсеннән-берсе авыррак! Башка сыймаслык хәлләр… Халык аптырашта», – дип язган. Шөкер, халык арасында иң күп булган, йөзләгән кешене авызларына каратып тота алган татар артистлары да әлеге хәлләрдән читтә калмаска тырыша – татар телен саклап калу максатыннан, флешмоблар үткәрә. Аларның берсе кичә кич белән Бауман урамында да узды.

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы да, татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып, мөрәҗәгать белән чыкты. «Соңгы вакытта Татарстан Республикасы мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак мәҗбүри укытуга бәйле рәвештә мәгариф органнарына басым көчәйде. Мәгариф тарихына күз салсак, СССР таркалганнан соң, Татарстанда рус һәм татар телләренә бертигез дәүләт теле дәрәҗәсе бирелүе ничәмә еллар милләтара килешү һәм тынычлыкның нигезе булып хезмәт итте. (…)

Соңгы вакытларда, татар теле республика мәктәпләрендә рус телен укытуга зыян сала, дигән ялган уйдырмалар таратыла башлады. Билгеле булганча, дөреслекне ачыклау өчен, нәтиҗәләргә күз салу да җитә. 2017 елда рус теленнән үткәрелгән Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткечләре Татарстан Республикасын, Мәскәү шәһәреннән соң, икенче урынга чыгарды. Соңгы елларда мондый югары күрсәткечләр елдан-ел кабатлана. Ә бу инде татар телен укыту рус теленә зыян сала дигән фаразны юкка чыгара. (…)
Бөтендөнья татар конгрессы, ата-аналарга һәм укытучыларга, мәгариф өлкәсе белән бәйләнеше булган һәркемгә мөрәҗәгать итеп, шуны белдерә: татар теле тирәсендәге бәхәсләр Татарстан халыкларын милләтләре буенча таркатырга мөмкин. Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы татарстанлыларны, мәгариф хезмәткәрләрен, укытучыларны һәм аларның әти-әниләрен ике телне дә хөрмәт итәргә өнди.

Бөтендөнья татар конгрессы Татарстанның һәм Россиянең конструктив иҗтимагый көчләрен, илдәге тынычлык хакына, татар теленең дәрәҗәсен саклап калырга чакыра. Татар теленең дәүләт статусын саклыйк!» – диелгән мөрәҗәгатьтә.
Кичә шулай ук Татарстан мәктәпләрендә укучы балаларның ата-аналары, татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап, имза да җыя башлады. Тавыш бирү change онлайн петицияләр сайтында башкарыла. Петицияне оештыручылар Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә татар телен һәм рус телен тигез хокукта мәҗбүри рәвештә укытуны таләп итә. Алар татар телен начар белгән һәм аның белән үз балаларын «газапларга» теләмәгән татарларга мөрәҗәгать итә.

– Еш кына андый ата-аналар ни өчендер балаларын татар гимназияләрендә һәм мәктәпләрендә укыта. Алар тәртип, милли кыйммәтләр хөкем сөргән урынга тартыла. Гомумән, татар ата-аналарының барысы да өлкәннәрне хөрмәт итү, намуслы әхлак яклы. Ләкин алар ни өчендер тел һәм әхлак төшенчәләре бер-берсенә бәйле түгел дип уйлый. Бу белем җитмәүдән килә, – дип яза алар.
Мәктәпләрдә татар теле укытучылары эшсез кала, кайбер белем бирү учреждениеләрендә хәтта татар теле дәреслекләрен җыеп алу очраклары да булган дигән сүзләр йөри. Без дә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендәге хәлләрне белергә теләп, аның директоры Камәрия Хәмидуллина белән элемтәгә чыктык. Ул гимназиядәге вазгыятьнең тыныч булуын әйтте.

– Укыту планнарын карыйбыз, кискен кыскартулар, укытучыларны эшсез калдыру бездә булмый, Алла боерса, – диде ул. – Һәр мәктәп уку планнарының төрле вариантларын ала. Без предметларны татар телендә укыта торган мәктәпләр өчен тәкъдим ителгән план белән дә эшлибез. Бездә рус теле дә, татар теле тигез дәрәҗәдә укытылды. Тикшерүләр безгә дә килде. Алар конкрет документлар карадылар. Алар белән аралашуда проблема

Авыр һәм тарихи чор кичерәбез. Киеренкелек хөкем сөрә. Әлеге киеренкелек мәктәпләрдә дә, социаль челтәрләрдә дә, укытучылар, ата-аналар арасында да сизелә. Сизелә генә түгел, кайный, ярларыннан ташып чыгарга торган елганы хәтерләтә.

 

Зөһрә Садыйкова

http://shahrikazan.com

 

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*