tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр
Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Балкан илләреннән килгән кунаклар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнәләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетына Балкан илләреннән кунаклар килделәр.

Юсуф Тербич – Босния һәм Герцеговинадан, ул язучы, журналист, “Препород” мөселман оешмасы җитәкчеләренең берсе. Драгомир Анжелкович шулай ук журналист, vidovdan.org сайты редакторларының берсе. Предраг Николич Белградтагы “Стратегик хезмәттәшлек өчен үзәге” исемле серб оешмасының җитәкчесе.

Кунакларны Казанга алып килгән Түбән Новгородның Н.Лобачевский исемендәге дәүләт университеты ректорының халыкара эшчәнлек буенча ярдәмчесе Александр Ушаков әйтүенчә, аларның Татарстан башкаласына килүләре очраклы түгел. Балкан илләрендәге динара вәзгыять һаман да катлаулы, шуңа күрә Татарстанның динара татулыкны саклаудагы тәҗрибәсе аларга бик тә кызыклы.

Балкан кунаклары Россиягә “Ислам мәгарифенең актуаль проблемалары: Россиядәге һәм чит илләрдә тупланган тәҗрибә” исемле семинарда катнашу өчен килгәннәр.  Әлеге чара Россия күләмендә имамнар өчен квалификация күтәрү курслары кысаларында үтә. Чөнки, Ушаков әфәнде сүзләренчә, Түбән Новгород университеты Исламны өйрәнү буенча федераль программа эшендә катнаша, Балкан кунаклары исә форсаттан файдаланып, Россиядәге динара мөнәсәбәтләрнең торышы, төрле милләт, диндәге кешеләрнең бергәләп гомер сөрү тәҗрибәсен, дәүләтнең бу процессларда тоткан урынын үз күзләре белән күреп өйрәнәселәре килә икән.

Сөйләшү башта БТК БК чит илләр белән эшләү бүлегендә башланып китте. Бүлек җитәкчесе Ленара Кутеева чит илләрдәге татар оешмалары, аларның татар конгрессы белән үзара мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Бүлек хезмәткәрләре кунакларны кызыксындырган күп санлы сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан кунаклар БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белән күрештеләр.

 Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*