tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Балтач кызы» & «Балтач егете»
«Балтач кызы» & «Балтач егете»

«Балтач кызы» & «Балтач егете»

3 мартта районның 90 еллыгын, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, өч республика балалары өчен оештырыла торган «Дуслык учагы» төбәкара фестиваленең 55 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Балтач гимназиясе базасында «Балтач кызы», «Балтач егете» район бәйгесе үткәрелде.

Бәйгене оештыруның максаты: районда яшәүче милләтләрнең телен, мәдәниятен һәм милли үзенчәлекләрен саклап калу, үстерү; яшьләргә мәдәни, әхлакый һәм гуманитар тәрбия бирү, милли-мәдәни, иҗтимагый тормышка тарту, туган телне өйрәнүгә кызыксыну тудыру, районда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү һәм шәхси потенциалын ачу; тормышта үз урынын табарга сәләтле һәм лидерлык сыйфатларына ия булган талантлы яшьләрне ачыклау.

Бәйгедә район мәктәпләренең 7-11нче сыйныфларында белем алучы татар, рус, удмурт милләтеннән булган егет һәм кызлар катнашты.

Конкурс программасында интеллектуаль бәйге, катнашучыларның милли костюмнардан чыгышлары, иҗади номер (бию, вокал, шигырь сөйләү, музыка коралында уйнау, театральләштерелгән этюд), «Балтач үсешенә минем өлешем» проектын яклау, кул эшләренә осталык бәяләнде.

Жюри составында мәгариф идарәсе методистлары, район җитәкчеләре, эшмәкәрләр, «Хезмәт» гәҗите баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессыныӊ Балтач җирлегендәге оешмасы рәисе В.Зәкиев; Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев; «Игенче» авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе, «Әтиләр союзы» Республика иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач бүлекчәсе рәисе Б.Зиятдинов; Балтач районы Киноучреждение бюджет оешмасы директоры Р.Михайлов; ЗАГС бүлеге җитәкчесе З.Әхмәтханова, татар хатын-кызларыныӊ «Ак калфак» иҗтимагый оешмасыныӊ Балтач районы бүлеге җитәкчесе З.Камалова катнашты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча «Балтач егете», «Балтач кызы», призерлар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде. «Балтач кызы» исеменә Балтач мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Шакирҗанова Айзилә, «Балтач егете» исеменә Бөрбаш мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Газизуллин Кәрим лаек булды. Бәйгедә җиңүчеләргә Балтач район башкарма комитетының мәгариф идарәсенең дипломнары һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылды.

Зөһрә Әхмәтханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*