tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте
Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте

Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте

Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы бүлекчәләренең байтак кына өлкәләрдә эшләп килүе мәгълүм. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килә. Ә менә Балтачта бу оешма бүлекчәсе юк иде әле.

Ниһаять, ул бездә дә оешты. 18 апрельдә Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте. Очрашуга оешманың күптән түгел генә билгеләнгән җитәкчесе, элегрәк мәдәният министрлыгында эшләгән, хәзер бары тик “Ак калфак” оешмасы белән генә җитәкчелек итәчәк Кадрия Идрисова да килгән иде. Балтачлылар башкала кунакларын чәк-чәк, тальян гармун моңнары белән каршы алды. Җыен кунаклары иң элек уңган-булган райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсен күзәтте, аннан алар залга үтте.

Биредә гореф-гадәтләрнең тере күренешен күрергә мөмкин иде. “Кыз урлау”, “Яңгыр теләү” күренешләре, мөнәҗәтләр, татарның милли биюләре халкыбызның зур хәзинәгә ия икәнен тагын бер кат искә төшерде. Менә шуларны саклау, киләсе буынга түкми-чәчми тапшыру нәкъ менә “Ак калфак” оешмасының төп бурычы диелде җыенда. Алай гына да түгел, хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү дә оешманың турыдан-туры бурычы икәне ассызыкланды.

Җыен барышында Кадрия Идрисова “Ак калфак” оешмасы алып барган эшчәнлек белән таныштырды һәм хатын-кызларның милләтне саклаудагы өлеше турында сөйләде. “Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала яралганнан алып, бөтен гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып яшәргә, эшләргә кирәк”, диде ул. Күпсанлы мисаллар ярдәмендә Кадрия ханым бу хакта кызыклы әңгәмә корды. Шулай итеп, Тукай аенда Балтачыбызда “Ак калфак” оешмасы барлыкка килде. Бәлки бу хәл үзенә күрә символик әһәмияткә ия булып, хатын-кызлар оешмасының озак еллар, нәтиҗәле эшчәнлегенә ышаныч бирер.

Балтачтагы «Ак калфак» оешмасының тәүге җыенының икенче өлеше киңәшмә формасында үтте.

Түгәрәк өстәл артына җыелгач иң элек җитәкче Зөлфирә Камалова сүз алып, алда торган бурычлар белән таныштырды. Казан кунагы Кадрия Идрисова исә башка төбәкләрдәге «Ак калфак»лыларның эшчәнлеге хакында сөйләде. Аннан соң алар Карадуган мәктәбендә кунакта булды. Балаларның кул эшләре күргәзмәсе белән таныштылар , районыбызда дус, тату яшәүче төрле милләтләрнең дуслыгын чагылдырган чыгышларны тамаша кылдылар. Муса Җәлил музеенда кунакларны Карадуган авылының ветераннар ансамбле «Ак калфакның югалган чагы» дигән җыр белән каршы алды, нәни экскурсоводлар исә музей белән таныштырды. Балаларның сөйләме, үз-үзләрен тотышы тамашачыларны таң калдырды. Берләшмә әгъзалары Себер тракты музеенда да булды. Саубуллашкан чакта да «Ак калфакның югалган чагы» җыры яңгырады.

«Ак калфак» оешмасының икенче җыены май аенда Бөрбаш мәктәбендә булыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*