tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта Россиякүләм балалар Сабан туе була
Балтачта Россиякүләм балалар Сабан туе була

Балтачта Россиякүләм балалар Сабан туе була

Быел 26 июльдә Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр Россиякүләм балалар Сабан туе уздырыла. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәтенең мөселман балаларын җыеп, шушылай күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде.

Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты. “Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульяновск, Чувашия, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабан туенда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлардан тыш, дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Баш батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк”, – диде Балтач имам-мөхтәсибе, республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*