tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта “ШаяртабызИч” татар КВН лигасы узды
Балтачта “ШаяртабызИч” татар КВН лигасы узды

Балтачта “ШаяртабызИч” татар КВН лигасы узды

17 нче гыйнвар көнне Балтач хезмәт  яшендәге яшьләр арасында  “ШаяртабызИч” татар КВН лигасы узды. Зона этабында 12 команда катнашып, 9 команда гран-при өчен финал этабында көч сынаштылар. Катнашучыларның чыгышларын  Бөтендөнья татар конгрессының яшьләр   белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе  Мөслимова Ленария Радик кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы территорияләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Сәгыйтов Илнур Газинур улы, күп кенә тапшырулар алып баручысы, тамада, шагыйрь Галиәскаров  Ринат  Әнәс улы, “ӘйдәШаяРТ” татар КВН лигасының җитәкчесе Агдиев Рамил, Балтач район башкарма комитеты  яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Рөстәм Рафис улы, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе  Хайруллин Айрат Фарук улы   бәяләделәр.

 

Җиңүче командалар:

  1. Гран-при – “Исемсез” командасы Нөнәгәр авылы
  2. 1 урын– “Краш” командасы Чепья авылы
  3. 2 урын– “Борбаш колбасасы” командасы Борбаш авылы
  4. 3 урын – “Кызган таба” командасы Карадуган авылы

Төрле номинацияләрдә җиңүче булган командалар:

  1. “Иң музыкаль команда” – “Сос.на”  командасы  Сосна авылы
  2. “Иң шаян команда”– “Дорга яшьләре” командасы Дорга авылы
  3. “Иң перспектив команда” – “Алга” командасы Шубан авылы
  4. “Иң харизмалы команда” – “Нормальный” командасы Норма авылы
  5. “Иң тырыш команда”– “Смәел борчаклары” командасы Смәел авылы

baltasi.ru