tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтачта Тукай көннәре
Балтачта Тукай көннәре

Балтачта Тукай көннәре

24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала.

Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар.

Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре – Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, Марат Әмирханов, Шәмсия Җиһангирова, Наил Касыймов, Наилә Ахунова, Фатыйх Кутлу, Гөлнур Корбанова, Булат Ибраһимов килде.

Сосна Пүчинкәсе авылында шагыйрьнең сөекле әнкәсе Бибимәмдүдә абыстай кабере янында аныӊ һәм шагйрь рухына догалар укылды, кабергә чәчәк куелды, балаларга «әни» төшенчәсенеӊ һәрбер кеше өчен иӊ изге зат булуы турында вәгазь сөйләнде.

“Хезмәт” газетасы язмалары һәм фотолары кулланылды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*