tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендә аулак өй: Уйныйбыз да җырлыйбыз, биеп һич тә туймыйбыз
Балык Бистәсендә аулак өй: Уйныйбыз да җырлыйбыз, биеп һич тә туймыйбыз

Балык Бистәсендә аулак өй: Уйныйбыз да җырлыйбыз, биеп һич тә туймыйбыз

Халкыбызның күңел җәүһәрләреннән берсе – аулак өй. Әби-бабаларыбыз яшь чакларында кичен аулак өйдә җыелып утырганнар. Анда җырлап, биеп, төрле уеннар уйнап күңел ача торган булганнар. Ул җырлар, биюләр, хәтта уеннар да буыннан-буынга күчеп безнең көнгә кадәр сакланып калганнар. Татарстанның Балык Бистәсе район үзәгендәге “Березка” балалар бакчасы тәрбиячеләре төптән уйлап эш итәләр, бәйрәмнәрне еш үткәреп, гореф-гадәтне киләчәк буынга да өйрәтеп калдырырга тырышалар.

DSCN2602Шушы көннәрдә өлкән яшьтәге төркем балалары белән “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” исемле ял кичәсе үткәрделәр алар. Бертөрле милли киемнәрдән киенгән биш-алты яшьлек кыз һәм малай карап туймаслык матурлар. Халкыбыз бигрәк күркәм, тыйнак киенгән, дип, уйлап куясың. Кичәне тәрбияче, татар теле укытучысы Әнисә Зарипова кызыклы, мавыктыргыч итеп алып барды. Әби-бабаларыбыз уйнаган “Миңлебай”, “Зәңгәр чиләк”, “Капкалы”, “Без, без, без идек” уеннары, борынгы җырлар, биюләр белән үрелеп барды, кичәнең ахырына килеп җиткәнне сизми дә калдылар. Балалар тәрбиячеләрдән тагын үткәрәбезме, диеп сорый башладылар. “Биергә дә, җырларга да бик яратам. Бәйрәм миңа бик ошады”,-ди Энҗе Хәмидуллина. Шунда Ксюша Салмина: “Ә мин татарча шигырьләрне, җырларны өйрәнергә яратам”,-дип сүзгә кушылды.

-Татар теле дәресләренә балалар бик теләп йөриләр. Аларны дус, тату булырга өйрәтәбез. Киләчәк буынны әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләре, йолалалры белән таныштырып, милли аң тәрбияләү безнең бурычыбыз,- ди татар теле укытучысы, тәрбияче Лилия Хамматова.

Гөлназ Зарипова, Балык Бистәсе районы

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы әгъзасы,

“Авыл офыклары” район газетасы хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*