tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсендәге ”Татар егете” бәйгесе турында
Балык Бистәсендәге ”Татар егете” бәйгесе турында

Балык Бистәсендәге ”Татар егете” бәйгесе турында

27 февральдә Татарстандагы Балык Бистәсе район мәдәният йортында “Татар егете 2016” бәйгесе булып узды. Әлеге бәйгенең максаты – туган телне саклау, туган телдә аралашу, милли традицияләрне һәм йолаларны белү, иҗади сәләтләрне үстерү, балаларның шәхси мөмкинлекләрен ачу, талантлы яшьләрне күрсәтү нигезеннән «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы тәкъдиме белән үткәрелде.

Бәйгедә катнашучы районның төрле авылларыннан сайлап алынган 10 егет “Үзем белән таныштыру”, “Мин – татар милләтеннән”, “Без сәнгатъкә гашыйк”, “Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс” биремнәренә әзерләнеп, үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Жюри әгъзаларына җиңүче егетне сайлап алуы бик җиңелләрдән булмады, чөнки егетләр барысы да искитмәле итеп әзерләнгәннәр иде.

“Татар егеге” бәйгесе җиңүчесе итеп Күгәрчен авылыннан Алмаз Шириязданов табылды. Егетләрнең барысына да төрле номинацияләрдә җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче шулай ук махсус бүләк – түбәтәй белән дә бүләкләнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*