tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барда татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге 2020 елга хисап җыелышын уздырды
Барда татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге 2020 елга хисап җыелышын уздырды

Барда татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге 2020 елга хисап җыелышын уздырды

21 гыйнвар көнне Пермь краеның Барда авылында «Барда татарлары һәм  башкортлары мәдәни үзәге»нең 2020 елга хисап җыелышы узды.

Җыелышта катнашучылар милли-мәдәни мирасыбызны саклауда оештырган эшләренә йомгак ясап, оешма алдында торган яңа проблемалар турында сөйләшү алып барды. «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тырмышка ашыру юллары да ачыкланды. Шулай ук Халык санын алу алдыннан туган проблемаларда тукталып төп максат билгеләнде.

«Барда районы татарлары һәм башкортлары мәдәни үзәге» рәисе С.Н.Назин белдергәнчә, кайбер катнашучылар татар теленең урта диалектына туры килә торган Барда сөйләмен төньяк башкортлар диалекты дип сөйли башладылар. Бу мәсьәләдә телләр турындагы кануннарга таянып эшләргә кирәклегенә басым ясалды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*