tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барнаулдагы татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте
Барнаулдагы татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте

Барнаулдагы татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте

6 декабрьдә Барнаул шәһәренең «Сибэнергомаш» мәдәният йортында “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте.

Презентациягә Алтай крае, Барнаул шәһәре, Октябрь районы хакимиятләре вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре килде.

“Дулкын” татар мәдәнияте үзәге 2002 елда ук ачылган булса да, әлегә кадәр аның бүлмәсе юк иде. Өй туена татарлар халкыбыз гадәте буенча өмә җыеп әзерләнделәр: агарттылар-буядылар, өйләрдән өстәл-урындыклар алып килделәр, диварларга плакатлар элделәр.

Өй туе бәйрәме күңелле үтте. “Дуслар” ансамбле башкаруында җырлар-биюләр,  татар тәм-томнары тулы табын хуҗаларның да, кунакларның да кәефен күтәреп җибәрде.

Хәзер “Дулкын” татар мәдәнияте үзәгендә һәр шимбә чәй табыннары җыела, гыйнвардан татар теле курслары ачылачак, лекторий эшли башлаячак. Беренче лекция татарларның чыгышы теорияләренә багышланачак. Тел курсларын да Барнаул татарлары түземсезләнеп көтәләр, чөнки яшь татарларның күпчелеге татарча сөйләшә алмый. Ана телен өйрәнү эшенә, әлбәттә, китапханә дә ярдәм итәчәк. Аны татарлар өйләрендәге китапларны алып килеп үзләре тупладылар. Өйле булган үзәккә бәйрәмнәргә әзерләнү дә җиңеләя, Сабантуйга Яңа елдан соң ук әзерләнә башласак та ярый, диләр анда.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*