tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Барысы да Ходай ризалыгы өчен
Барысы да Ходай ризалыгы өчен

Барысы да Ходай ризалыгы өчен

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Халкыбызның затлы, зыялы, милләтпәрвәр улы, киң күңелле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле шәхесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Эдуард Әнвәр улы Ганиев  бүген бакыйлыкка күчте. Ул “Халкым минем” газетасының да бик якын дусты иде. Хатирәләрне яңартып Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында узган Бөтенроссия авыллар сабантуе алдыннан Эдуард Ганиев белән белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез. Ул  2016 елның май аенда”Халкым минем” газетасында   дөнья күрде.

Р.S. Урының оҗмахта булсын Эдуард Әнвәр улы

Безнең белешмә
ГАНЕЕВ Эдуард Әнвәр улы.
Бөтендөнья татар конгрессының  Башкарма комитеты Бюро әгъзасы.
Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы башлыгы.
«Гексар» ЯАҖ генераль директоры.
Электротехника фәннәре докторы.
Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе.
Дан ордены кавалеры.

Иске  Кулатка районы Ульяновск өлкәсенең көньягында, дала җирендә урнашкан. Мәйданы 1180 км². Иске Кулаткы районына кергән 23 авылның барысы да диярлек татар (мишәр) авыллары.  Районда яшәгән халыкның  98% – татарлар. Иске Кулаткы районының үзәге дүрт күрше-тирә өлкә үзәгеннән бер чама Пензага 233 км, Сарытауга  244 км, Сембергә 222 км, ә Самарга — 252 км. еракта урнашкан. Ә Казаннан Иске Кулатка 250 чакрым ераклыкта.  Ерак юлны якынайтып мин кабат бу төбәккә юл тоттым. Юкка гына баруым түгел. Тиздән Иске Кулатка эшчеләр бистәсе  VII нче Бөтенроссия авыл Сабантуе гөрләячәк. Ул бүген  илебезнең 58 төбәгеннән 580 кунак каршы алырга әзерләнә. Кабат Иске Кулатка җиренә аяк баскач та мин мондагы уңай эшләрнең, матур күренешләрнең район башлыгы Эдуард Ганиевның рухи һәм матди ярдәме белән башкарылганлыгын, район халкының аңа рәхмәтле икәнен күрдем. “Хезмәтебезнең нәтиҗәләренә сөенеп, тормышның матурлыгын күреп, бер-беребезне санлап, хөрмәт итеп яшик. Телебезне, динебезне саклыйк. Милләтебез белән горурланыйк. Шул чакта барысы да без теләгәнчә булыр”, дияргә ярата  Эдуард Әнвәр улы. Күңеле белән дә, башкарган эшләре, кылган гамәлләре белән дә күпләр өчен үрнәк шәхес ул Эдуард Әнвәр улы. «Үз халкы өчен җан атып торган Эдуард Әнвәр улы Ганиев кебек татар егетләре булганда милләтебезнең киләчәге дә өметле булыр», – дигән иде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Бу – хак сүзләр.

Эдуард әфәнде тыныч, гади, тыйнак, мактанырга да, мактанганны да яратмый, күп тә сөйләми. Аның турында якташлары мактанып та, горурланып та, яратып та сөйли. Эдуард Әнвәр улының барыбызга да үрнәк эшләре – күңеле кушканга башкарылган яхшылыклары. Алар бик күп. Кулатка районы авылларында мәчет-мәдрәсәләр салдыру, мәктәп-балалар бакчаларын, шифаханәләрне төзекләндерү, аларга газ кертү, мәктәпләрне китаплы, компьютерлы, транспортлы итү, авылларда балалар өчен ял мәйданчыклары кору, район үзәгендә спорт белән шөгыльләнсеннәр өчен урамда тренажерлар кую, якташларын хаҗга җибәрү, юллар салу, зират тирәләрен төзекләндерү, Кулатка, Хансөяр укуларын уздыру, Россия күләмендә «Түгәрәк уен»ны оештыруда катнашу, газета-журналларга яздыруны оештыру һәм башкалар, һәм башкалар… Быел, егерме ел өзеклектән соң, район үзәгендә егерме фатирлы өр-яңа йорт калкуы да аның хезмәт җимеше. Үз туган ягын, якташларын, кендек каны тамган нигезен, үз халкын яраткан кеше генә бу эшләрне башкара ала. «Барысын да Ходай ризалыгы өчен дип эшлим. Бу – зәкят…» – ди ул. Мин булганда гына да туган авылы Атлашта тагын бер үрнәк эш башкарылды. Эдуард Ганиевның ярдәме белән 100 төп алмагач утыртылган алма бакчасы туды. «Без үз җиребездә экологик яктан чиста яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә кирәклеген аңлатырга тырышам мин райондашларыма. Элеккеге алма бакчаларын торгызырга кирәк безгә. Ул үзебездән тора. Анда йөземе дә, алмасы да, карлыганы, кура җиләге дә үссен. Моның өчен Ходай Тәгалә безгә барлык шартын да биргән. Көньякта урнашкан бит безнең район». Менә тагын зур шатлыклы мәшәкать артыннан “чаба” ул. Тиздән 3-4 июнь көннәрендә Кулатка җирлегендә зурлап Бөтенроссия авыллар Сабантуен уздырырга җыеналар. Әлбәттә инде, әлеге чараның да башлап йөрүчесе, матди һәм рухи әйдаманы Эдуард Ганиев.

Эдуард Әнвәрович! Бүген Кулатка Бөтенроссия авыл сабантуена әзерлек ничек бара?

Тырышабыз, Ходай кушса, безнең төбәккә килгән милләттәшләребез туган ягыбыз белән танышып, бер мәйданга тупланып, аралашып, фикерләшеп, бәйрәм итеп китәр дип уйлыйм. Безнең Ульяновск өлкәсенең Россия күләмендә Сабантуйлар үткәрү тәҗрибәсе бар. Димитровград һәм Ульяновск калаларында Федераль сабантуйлар алдагы елларда шаулап узды. Сабан туйга әзерлек шактый матур эшләр башкарылды. Бистә эчендә юллар салынды, техникум бинасы төзекләндерелде, ачык һавада музей оешты, “Гөлчәчәк” балалар бакчасы территориясе матурланды. Сер бирмәбез.  Кунак каршы алырга яратабыз без. Бөтенроссия авыл сабантуе район халкы күңелендә дә, килгән кунакларда да зур тәэсир калдырыр дип уйлыйм.   Ел дәвамында көтеп алынган әлеге милли бәйрәмгә Татарстан сәнгать осталары бай эчтәлекле концерт программасы һәм театральләштерелгән  тамаша тәкъдим итәчәк.

Халкыбызның быелгы гүзәл бәйрәме илебездә игълан ителгән “Россия киносы елы”на, Ульяновск өлкәсендәге “Сәламәтлекне саклау” елына һәм танылган тарихчы Н.М.Карамзинның  250 еллыгына да багышлана. Сабан туйны уздыру өчен узган елның март аенда ук Ульяновск өлкәсе  Губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы С.И.Морозов рәислегендә оештыру комитеты төзелде. Аның составына үз юнәлешләре буенча эшче группалар керә.

Сабантуенда биш иҗади мәйдан  эшләячәк. Шулай ук, Татарстан Республикасының Нурлат районының комплекслы мәйданы, “Көрәш”, спорт уеннары, ат чабышы, Ульяновск  өлкәсенең 14 муниципаль районының милли  утарлары, алты тематик мәйданнар- “Ульяновск өлкәсенең танылган шәхесләре”, “Инвестицион потенциал” мәйданы, ”Сәламәт тәндә-шат күңел”, ”Бу тылсымлы кино”, ”Сувенирлар киштәсе” сабантуй кунакларын кабул итәчәк. Авыл-хуҗалыгы  техникасы күргәзмәсе эшләячәк. Авыл Сабантуенда илебезнең төрле төбәкләреннән  килгән көрәшчеләр  һәм үзешчән сәнгать осталары да катнашачак.

Белүемчә, 4 июнь көнне “Гөлчәчәк” балалар бакчасында нәниләр Сабантуе да  узачак.

Эйе, 3-6 яшьлек нәниләребез, аларның әти-әниләре катнашында “Гөлчәчәк”тә милли бәйрәмебез үтәчәк. Бу чарага шулай ук Россиянең 14 төбәгеннән тәрбиячеләр дә киләчәк.

“Гөлчәчәк”  – ул сабыйларга чын мәгънәсендә милли тәрбия бирүче,  гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз карата хөрмәт тәрбияләүче балалар бакчасы. Биредә барлыгы 133 бала тәрбияләнә. Аларның җитәкчеләре Лилия Фоат кызы тәҗрибәле педогог. Соңгы вакытта гына бакча территориясенең коймаларын  алыштырдык,  районның татар милли мәдәни автономиясе музыкаль инструментлар алып бүләк итте, ишегалдында сәхнә төзелде, музыка залы төзекләндерелде. Әлбәттә, әти-әниләр дә бик ярдәмчел. Ул-кызлары тәрбияләнә торган бакчага һәрвакыт булышырга әзерләр.

-Табигатегез искиткеч гүзәл. Мин бүген тагын бер кат моның шаһите булдым. Бик матур табигать кочагында яши Иске Кулатка. Авылларыгыз да төзекләндерелә. Яңа гына Атлаштагы мәктәп, шифаханә дә зәңгәр ягулык белән җылытыла башлаган.

– Менә шул табигать матурлыгын  сакларга, яшьләребезне туган авылларында калдырырга иде дип тырышабыз. Демографик күренеш мактанырлык түгел. Мәктәпләрдә дә балалар саны кими. Шулай да, уку йортларын яптырмыйча, саклап калырга тырышабыз. Егерме ике авылга унике мәктәп эшләп килә. Балалар бакчалары да бар. Балалар бакчалары булмаган авылларда мәктәпләрнең бушап калган бүлмәләренә төзекләндерү эшләрен башкарып, кулланырга тырышабыз. Мәдәният йортларын яңартабыз, төрле кызыклы чаралар уздырырга тырышабыз. Казан каласыннан танылган җырчыларны чакырып районның барлык авылларында диярлек концерт программаларын тәкъдим итәбез. Яшьләр авылда төпләнсен өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышабыз. Авылда мәктәбе дә, балалар бакчасы да, клубы да, юллары да, урамнары да яктыртылсын,  эшләр эше дә булсын дип тырышабыз. Кулатканың үзендә генә бүген кичен 465 лампа яна.

Эдуард Әнвәрович, район җитәкчесе буларак Сез район эчендәге мәгариф, икътисад, төзелеш һәм башка юнәлешләрдә шактый зур эшләр башкарасыз. Башка район башлыкларыннан аермалы буларак, мәдәниятне дә читкә какмыйсыз. Бу бәлкем Сезнең беренче һөнәрегез укытучы булу белән дә бәйледер. Кулатканың халык театры берәр шәһәргә спектакль күрсәтергә килсә, үзегез дә алар белән бергә барасыз. Кулаткалылар «Татар моңы»нда чыгыш ясаса – Сез алар белән. Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган «Түгәрәк уен»ның да Кулаткада башланып китүе юкка гына түгел. Бер карасаң, вакытыгыз да юктыр кебек. Сез Россия күләмендә танылган эшмәкәр, «Гексар» заводының генераль директоры, фәннәр докторы… Бик күп чараларның иганәчесе… Саный китсәң күп инде. Үзегез өчен вакыт каламы?

– Вакыт табарга тырышам. Күптән түгел генә өченче оныгым туды. Үзем Кулаткада эшлим, гаиләм – Саратовта. Һәрвакыт алар янына кайтып йөрим. Алар мине аңлыйлар. Бәләкәй оныкны гел күрәсе килеп тора.

Беренче һөнәрем буенча укытучы булып җиде ел эшләгәч, район мәдәният бүлегенә эшкә билгеләделәр. Аңа кадәр минем сәхнәгә чыгып бер генә шигырь дә сөйләгәнем юк иде. Анда мин дүрт ел эшләдем. Яратып эшләдем. Гомеремнең иң матур яшьлек еллары шул тармакта кайнап эшләгәнгә, яшәгәнгәме хәзер дә мәдәният өлкәсе миңа бик якын, бик кадерле. Җыр-моң аша без телне саклаганбыз. Телебез аша без динне саклыйбыз.

Ә инде җитештерү өлкәсенә кереп киткәч, чыннап торып фән белән кызыксына башлагач, кандидатлык, докторлык диссертацияләре яклаганда бераз гына мәдәнияттән читләшкән идем. Район башлыгы булып эшли башлагач, кабат шул матур хатирәләр яңарды, белгән эшнең онытылмаганын исбатланды.

Гомер узган саен туган як үзенә тарта икән. Ничек тә булса авылдашларга, якташларга булдыра алганча ярдәм итәсе килә. Башта мин үз авылым Атлашка, әлбәттә, кендек каным тамган Мостяк авылына, әниемнең туган авылы Мосеевка авылына булдыра алганча ярдәм итәргә тырыштым.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Иванович Морозов тәкъдим иткәч, район халкы сорагач мин район башлыгы булырга ризалаштым, ләкин аңа кадәр мин бик озак уйладым. Мин иҗтимагый башлангычта район башлыгы – хезмәт хакы алып эшләмим. Булдыра алганча, үз хезмәтем белән тапканымны якташларым файдасына кулланырга тырышам. Мин моның белән кемгәдер, нәрсәдер күрсәтергә җыенмыйм. Бары Ходайга рәхмәт укып, шөкер әйтеп яшим.

Әнием һәрвакыт: «Сорап килгән кешене кире борма, булдыра алганча булыш улым», – дия иде. Мин бүген аның васыятен истә тотып яшим. Биргәнем үземә унлата кайта. Барысын да Ходай ризалыгы өчен дип эшлим. Бу – зәкят…

Эдуард Әнвәрович! Сез ике тапкыр хаҗда булган кеше. Дини тәрбия сезгә гаиләдән күчкәнме?

– Ходайга ышану, эшне бисмилладан башлау миңа нәсел тамырларыннан күчкәндер, мөгаен. Әниемнең әнисе Мәликә әбием бик укымышлы кеше, остабикә була. Гарәп телен, Коръәнне яттан белгән. Ул абыйлары белән бергә заманында Уральск шәһәрендәге мәдрәсәдә белем алган. Туган авылына кайткач әбием Мосеевкадагы туташларга, ханымнарга ислам дине сабаклары серләрен төшендергән, мәдрәсәдә мөгаллимә булып эшләгән. Әтием ягыннан Бәхәр әбием дә биш вакыт намазда булган. Ул туксан ике яшенә кадәр яшәде. Намазлыгыннан аерылмады. Аларның тәрбиясе балаларына, безгә – оныкларына да күчкән. «Мин Бермуд өчпочмагында үстем», – дип шаяртырга яратам. Иске Мостякта – әби, Мосеевка – әнинең туган авылы, анда – бабай, Атлашка әтине эшкә җибәрделәр. Кул арасына керә башлаганчы без – балалар – шушы өч авыл арасында кунактан-кунакка йөрдек. Әти-әниләр кебек барыбыз да укытучылар булдык.

 Сез тышкы кыяфәтегез белән әниегез Сафия ханымга нык ошагансыз. Кыз бала әтисенә, малай әнисенә ошап туса бәхетле була дия халкыбыз. Сез бәхетле язмышлымы?

– Ходайга шөкер кылып, рәхмәт әйтеп яшим. Бәхетле мин, күз тимәсен.

Эдуард Әнвәрович! Сез Кулатка районында туган, биредә мәктәп еллары узган, яшьлекнең башы биредә үткән. Аннан 30 елдан артык Саратовта яшәгәнсез. Шуларның кайсысы күңелгә якынрак?

– Бу җир – минем туган җирем, кендек каным тамган җир. Әби-бабайларымның, әти-әниемнең, сеңлемнең каберләре биредә. Бу минем өчен изге җир. Саратовта мин гомеремнең матур чорын уздырдым. Бу тормышта үз көчем белән ныклап аякка бастым, гаилә кордым. Ике кыз үстердек, Аллага шөкер хәзер өч оныгыбыз бар. Анда минем шулай ук 400 кешелек коллективым бар. Шуңа күрә икесе дә бик якын, бик кадерле. Мин тормышымда тигез урталыкны табып яшәргә тырышам.

…Менә шундый гармониядә эшли, яши, гомер итә Эдуард Әнвәр улы Ганеев. Аңа мондый мөмкинлекне Ходай тәгалә бик күпләрнең рәхмәтләре өчен тудыра торгандыр. Иске Кулатка районында бәхетле халык яши, чөнки мондый милләтпәрвәр җитәкче бар кешегә дә эләкми. Бу төбәк ныклы ихтыярлы кулларда дигән матур уйлар белән кайттым мин район башлыгы белән очрашып сөйләшкәч. Бүгенге язмамны Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның сүзләре белән тәмамлыйсым килә. Ул болай ди: «Эдуард Әнвәрович Ганеев сәясәтче түгел, ләкин аның халык турында кайгыртучанлыгы кайбер сәясәтчеләргә караганда икеләтә артык».

Гөлназ ШӘЙХИ.
Казан – Кулатка – Казан.
“Халкым минем” газетасы
2016 ел, май.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*