tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкалабызда төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе башланып китте

Башкалабызда төбәк тарихын өйрәнүчеләр конференциясе башланып китте

Бүген Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән туган як тарихын өйрәнүчеләр җыелды. Самара, Курган өлкәсе, Пермь крае, Кырым, Башкортстан һ.б. регионнардан килгән 100дән артык кеше Бөтендөнья татар конгрессы, ТРның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте тарафыннан оештырылган фәнни-гамәли конференциядә катнаша.

«Татар дөньясында этнотуризм һәм туган якны өйрәнү: хәзерге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән чара бүген Казан шәһәренең Киров районындагы 15нче номерлы татар гимназиясе белән танышудан башланып китте. Конференциягә җыелган төбәк тарихын өйрәнүчеләрне гимназия директоры Фәнит Харисов сәламләде. Бөтөндөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров теләкләрен җиткерде.  Аннары конференциядә катнашучылар өчен “Укучыларның милли үзаңын формалаштыру һәм үстерүдәтуган якны өйрәнү музейларының роле” дигән семинар уздырылды. Шулай ук биредә кунаклар өчен кечкенә генә концерт программасы да әзерләгәннәр. Иң соңыннан 15 гимназиядә этнография музее ачу тантанасы булды. Бишбалта (Адмиралтейство) бистәсенең 300 еллыгына багышланган музейда бик кызыклы экспонатлар тупланган. Бишбалта бистәсе тарихы белән  саф татар телендә укучылар таныштырды.

Бүген конференция эшендә 3 секция утырышы каралган. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр “Татар дөньясында этнотуризм”, “Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә туган якны өйрәнү һәм этнотуризмны үстерү мәсьәләләре”, “Этнотуризмны үстерүдә музейлар һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең катнашуы” темаларына фикер алышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*