tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Татарстан көннәре галимнәр корыннан башланды
Башкортстанда Татарстан көннәре галимнәр корыннан башланды

Башкортстанда Татарстан көннәре галимнәр корыннан башланды

Башкортстанда Татарстан көннәре ике республиканың Фәннәр академияләре президиумнарының берлектәге утырышыннан башланды. Анда хезмәттәшлек мөмкинлекләрен киңәйтү юллары каралды.

– Озак елларга сузылган хезмәттәшлек, нигездә, ике юнәлештә – нефть-газ химиясе һәм гуманитар фәннәр өлкәсендә алып барыла, – диде Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов. – Русия Фәннәр академиясе, башка төбәкләрнең фәнни оешмаларына да безнең хезмәттәшлекнең уртак казанышлары яхшы билгеле һәм күптән инде ихтирам яулады. Алда да шушы юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез.

Берлектәге утырышны ачып, ул Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъсүм Сәлаховка Башкортстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы дипломын тапшырды.

– Академиянең декабрьдә узган гомум җыелышында без озак еллар Казан Дәүләт федераль университетын җитәкләгән оста оештыручы, дөньякүләм танылу алган галим Мәгъсүм Хәлимулла улына шушы мактаулы исемне тапшыру турында карар кабул иткән идек, – диде ул. – Бу ике коллективны бергә туплау һәм бердәм хезмәт мөмкинлекләрен арттыруга яңа юллар ачачак.

Мәгъсүм Сәлахов фән юлыннан бергә атлаган хезмәттәшләренә олы рәхмәтен белдерде һәм фәннең хәзерге җәмгыятьтә тоткан урыны турында доклад белән чыгыш ясады.

– Хәзерге җәмгыять галимнәрдән кискен алга сикерешне сорый, – диде ул. – Моңа бердәмлек белән генә ирешеп була. Без, ике күрше төбәк галимнәре, төгәл фәннәрдә дә, төрки телләр үсеше, археология, этнография һәм башка юнәлешләрдә дә бер булып эшли алабыз.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*