tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан шагыйрьләре Татарстан мөхәррирләре белән очраштылар

Башкортстан шагыйрьләре Татарстан мөхәррирләре белән очраштылар

4 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре Татарстанда нәшер ителүче әдәби-нәфис газета-журналларның мөхәррирләре белән очраштылар.

Башкортстаннан килгән шагыйрьләр арасында Рим Идиятуллин, Мөнир Вафин, Фатыйх Сайфран, Ирек Галин, Венер Фәттахов, Халисә Мөдәррисова, Нурлан Ганиев, Рита Галиева, Рабит Фәтхи, Рәсим Рәхмәтулла кебек танылган әдипләр бар иде.

Чара Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаевның сәламләүләре белән башланып китте.

Башкортстаннан килгән татар шагыйрьләре белән очрашуда “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп”, “Шәһри Казан” кебек басмаларның мөхәррирләре һәм редакция хезмәткәрләре, шулай укТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов катнашты.

Түгәрәк өстәл форматында узган әлеге очрашуда әдәбият, сәнгать, уку-укыту, вакытлы матбугатка кагылышлы мәсьәләләр күтәрелде. Данил Салихов якын араларда Татарстанның Актаныш районы һәм Башкортстанның Илеш районнары арасында иҗади дуслык күперен төзеп яшь иҗатчыларны берләштерү, таныштыру максатыннан чаралар оештырылачак дип үз фикерләре белән бүлеште.

Шагыйрә һәм прозаик Халисә Мөдәррисова Татарстанда нәшер ителгән газета-журналларга Башкортстанда елдан-ел язылучылар кими баруын искәртте. “Казан утлары”, “Сөембикә”, “Түгәрәк уен” кебек журналларны әлегә укучылар бар, аларга язылалар, ләкин аларның бәяләре дә бик кыйммәт. Башкортстандагы татар телле укучыларыгызны югалтасыгыз килмәсә безнең районнарга килегез, бергәләшеп мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында иҗади очрашулар оештырыйк” – дип үз фикерләре белән бүлеште Халисә Мөдәррисова.

Газета-журналларга язылуның бәясе шактый югары булуы турында “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре дә сүз күтәрде. “Татарстан укучылары “Казан утлары”н яздырту өчен 412 сум түләсәләр, Башкортстан укучылары өчен ул 900 сумга якын. Шуңа күрә Башкортстанда гына түгел, ә Россиянең башка регионнарында да язылучылар санының сизелерлек кимүе күзәтелә. Бу әлбәттә редакциянең гаебе түгел, чөнки бәянең шундый югары булуы почта чыгымнарына бәйле” – диде, “Казан утлары” журналының баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов. Иҗади хезмәттәшлеккә килгәндә “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Гөлзада Бәйрәмова соңгы ике елда Башкортстанда яшәп иҗат итүче 20 дән артык шагыйрь, прозаикның әсәрләре басылуын искәртте.

“Сөембикә” журналының бүлек мөхәррире Эльмира Закирова Халисә Мөдәррисованың үз журналлары битләрендә басылган “Балан әчесе” әсәренең укучылар арасында бик тә популяр булуы турында сөйләде. Шулай ук “Сөембикә” журналы редакциясенең эшлекле сәфәр белән Башкортстан районнарына чыгарга җыенулары турында да әйтте.

Шагыйрь Мөнир Вафин Татарстан басмаларының интернеттагы сайтларын карап баруы турында, “Шәһри Казан” газетасы һәм “Матбугат.ру” сайтлары Башкортстандагы татар укучылары арасында бик популяр булуын ассызыклады.

“Шәһри Казан” газетасыннан килгән бүлек мөхәррире, балалар шагыйрәсе Йолдыз Шарапова үз газеталары битләрендә шигырьләр бастыра башлаулары турында һәм Башкортстан шагыйрьләренең шигырьләрен бик теләп кабул итәчәкләре турында әйтеп узды.

Очрашуның ахырында Башкортстаннан килгән татар шагыйрьләре Бөтендөнья татар конгрессына һәм ТР Язучылар берлегенә рәхмәтләр җиткерделәр. Әлеге очрашуларның, түгәрәк өстәл форматларын даими оештырып, фикер алышып тору кирәклеген искәрттеләр.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*