tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасына яңа җитәкче билгеләнде
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасына яңа җитәкче билгеләнде

31нче октябрьдә, “Нур” театрының кече залында Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы җыены үтте. Анда оешманың районнардагы җитәкчеләре, делегатлар, кунаклар, матбугат һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.

2001нче елда нигез салынган оешма үзенең активлыгы белән аерылып тора, елдан-ел әгъзалары да арта, башкарган эшләре дә күбәя. Соңгы 5 елда “Сәхибҗамал”га Динә Морзакаева җитәкчелек итте һәм үз тирәсенә зыялы, милли җанлы гүзәл затларны туплый алды. “Шагыйрәләр сүзе — җиһан сере” проекты, иҗат әһелләре белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, дини һәм мәдәни чаралар, осталык дәресләре — бу чараларның һәркайсы ханым-туташларга гына хас җылылык, хислелек белән башкарып чыгылды. Оешма эшчәнлегенә отчет тотучылар бертавыштан Динә Гайнелбаян кызының үз эшен намус белән башкаруын билгеләп үтте.

Бүгенге отчет-сайлау җыенында Башкортстан Хатын-кызлар берлеге рәисе Рәшидә Солтанова һәм Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумы Бюросы җитәкчесе, Татарстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашып, котлау-сәламнәрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды.
Җыенны рәис урынбасары Зәлия Ахунова бик эшлекле рәвештә алып барды. Халисә Мөдәррисова, Лилия Сәгыйдуллина, Фатыйма Фаткуллина, Розалия Халикова, Рәфыйга Усмановаларның чыгышында башкарылган эшләргә бәя бирелү белән бергә киләчәккә максатлар да билгеләнде. Аеруча мәгариф өлкәсенә игътибар кирәклеге, әти-әниләр белән эшләү мөһимлеге ассызыкланды.

Оешмага яңа рәис итеп бертавыштан Флүсә Назаргулова сайлап куелды.
Флүсә Сөләйман кызы — гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, күркәм холык сыйфатларына ия абруйлы ханым. Җыенда 20 кешедән торган идарә әгъзалары да сайланды.

Рәсми өлештән соң матур концерт башланып китте. Аннан инде кунакларны иганәчеләр ярдәме белән оештырылган чәй табыны көтә иде.

Дилбәр Сөләйманова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*