tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татар яшьләре: “Башваткыч” башланса, дөнья туктап тора
Башкортстан татар яшьләре: “Башваткыч” башланса, дөнья туктап тора

Башкортстан татар яшьләре: “Башваткыч” башланса, дөнья туктап тора

9-10 сентябрь көннәрендә Башкортстан Республикасы Тәтешле районында яшәүче татар яшьләре Казанга сәяхәт кыла. Сәяхәт барышында Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән дә танышып чыкты. Яшьләрне Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров кабул итте. 

Данис Шакиров милләттәшләребезне Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән таныштырды, татар конгрессы тарафыннан уздырыла торган масштаблы чаралар – “Татар кызы”, “Татарча диктант”, дин әһелләре, татар яшьләре форумы, татар эшмәкәрләре форумнары турында сөйләде. Читтә яшәүче татар балаларына Казанда югары белем бирү мөмкинлекләре турында җиткерде. “Татар кайда гына яшәмәсен, татарлыгын саклап калсын иде”, дигән теләкләре белән уртаклашты. Түгәрәк өстәл артында җыелган яшьләр бүгенге очрашуда татар телен саклап калу, үстерү турында фикерләште, татар авылларының киләчәге турында уй-фикерләре белән бүлеште. 

Татарстан башкаласына сәяхәт кылучы татар яшьләре татар телеканалларын яратып караулары турында сөйләде. “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалында “Башваткыч” тапшыруы башланса, Тәтешле районында дөнья туктап тора”, – дип шаяртты яшьләр.

– Татарстанның үсеше өчен соенеп яшибез. Бүгенге сәфәребез бик эчтәлекле үтте. Татарстанда халык дине, милләтенә карамыйча, “без” дип яшәгәнлекләре сизелә. Казанда бик кунакчыл халык яши, –  дип хисләре белән уртаклашты Гөлшат.

Бүгенге көн программасын Башкортстаннан килгән татар яшьләре К.Тинчурин театрында “Беренче мәхәббәт” спектакле белән төгәлли. Иртәгә яшьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил музейларына сәяхәт кылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*