tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә
Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә

Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрә

Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар дәвам итә. 6 июльдә Иглин районының Олы Теләк авылында Хәсән Идиятуллинның фермер хуҗалыгында Башкортстан татарлары конгрессы Сабантуй үткәрәчәк.

Сабантуй Иглин районы хакимияте булышлыгы белән үтә.

Программада – ат чабышлары, спорт ярышлары, халык уеннары, балалар сабантуе, авиашоу. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

Сабантуйның мәдәни программасында Башкортстан һәм Татарстанның сәхнә осталары катнаша.

Бәйрәм сәгать 10да башлана.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*