tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары конгрессы үз эшенә хисап тотты
Башкортстан татарлары конгрессы үз эшенә хисап тотты

Башкортстан татарлары конгрессы үз эшенә хисап тотты

24 августта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырышның көн тәртибе буенча оешманың узган чордагы эшчәнлеге, бүлекчәләре хисабы һәм сайлау мәсьәләләре каралды. Беренче көн тәртибе буенча чыгышта Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов соңгы чордагы эшчәнлек турында сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле, композитор Алик Локманов соңгы чорда республика татар оешмалары тарафыннан башкарылган эшләр, Казанда узган форумнар эшендә катнашу турында бәян итте. Зур чараларны татар оешмаларының бергәләп оештыруы, шуңа күрә башка оешма эшчәнлегендәге хисапларда да аларның кабатлануын ирештерде.

Аннары районнан килгән вәкилләр чыгышы тыңланды.

Башкортстан парламентына 8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга татар оешмаларының мөнәсәбәте турында төрле фикерләр әйтелде, тик аерым бер карар кабул ителмәде.

Автор: Мөнир Вафин
Чыганак: “Азатлык” радиосы сайтыннан кыскартылып алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*