tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Җиӊү кайтавазы» исемле хәтер чарасы-бәйге оештыра
Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Җиӊү кайтавазы» исемле хәтер чарасы-бәйге оештыра

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Җиӊү кайтавазы» исемле хәтер чарасы-бәйге оештыра

Бөек Ватан сугышында Җиӊүнеӊ 75 еллыгын каршылап, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте «Җиӊү кайтавазы» исемле хәтер чарасы-бәйге игълан итә. Сугышта катнашкан туганнарыгыз, якыннарыгыз хакындагы истәлекне киләчәк буыннарга калдыруга Сез дә өлеш кертә аласыз. Бу чара өч юнәлештә үткәреләчәк:
1. «Өчпочмаклы солдат хатлары».
Яу кырларыннан язылган солдат хатларын барлау, хатны уку, хат белән бәйле вакыйганы сөйләү, хатны язучы яугир турында хәтирәләр белән бүлешү.
2. «Бабам медале».
Сугышта катнашкан туганнарыгызныӊ медаль-орденнары турында сөйләү.
3. «Тыл хатирәләре».
Тылда фидакарь хезмәт күрсәткән кешеләрнеӊ истәлекләре. Сугыш чоры балаларыныӊ истәлекләре.
Кабул ителгән видеолар YouTube каналына урнаштырыла һәм ахырда видеофильм итеп бергә туплана. Нәтиҗәләр ноябрь аенда ясала.
Әлеге бәйгедә катнашу өчен видео төшереп, социаль челтәрләрдә #Өчпочмаклысолдатхатлары #бабаммедале #тылхатирәләре #нкатрб хештеглары белән урнаштыра яисә [email protected] электрон почтасына җибәрә аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*