tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан татарлары Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләргә әзерләнә
Башкортстан татарлары Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләргә әзерләнә

Башкортстан татарлары Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләргә әзерләнә

11 мартта Татарстанның Башкортстандагы вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында сөйләшү узды. Анда 2020 елда узачак Татарстан республикасы оешуының 100 еллыгын билгеләүгә өлеш кертү мәсьәләләре тикшерелде. Чараны Татарстанның Башкортстандагы вәкиле Ранэль Зиннәтуллин алып барды.

Чарада оешма җитәкчеләре эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. “Рамазан” үзәге рәисе Марат Шәрипов Татарстан үсешенә өлеш керткән, чыгышлары белән Башкортстаннан булган шәхесләр турында белешмә-китап чыгарырга тәкъдим итте.
Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм бик күп тәкъдимнәр белән чыгыш ясады:

“Без мәчет каршында чыгучы “Ихлас шәриф” журналының тулы бер санын бу датага багышлап чыгарачакбыз. Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдиннең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында документаль фильм төшерү, аның кабер шәрифен карау, тәрбияләү һәм җәмәгатьчелеккә таныту, милли зыялыларыбызга Казанга һәм Болгарга сәяхәт оештыру, “Ихлас” мәчете мөнбәрендә Татарстан һәм Башкортстан имамнарының җомга вәгазен үткәрү осталыгы ярышы уздыру, “Татар Уфасы” исемле фотокүргәзмә оештыру, Уфа урамнары, парклары һәм мәйданнарына күренекле татар шәхесләренең исемнәрен кушу эшләрен оештыруны тәкъдим итәм”, диде Уфаның “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина:

“Без ел да уза торган “Бәлешфест” чарасын Уфада уздырырга дигән тәкъдим белән чыгабыз. Фәнни-гамәли конференцияне морзалар тәкъдим иткәнчә, аерым бер татар оешмасы оештыруында түгел, ә зурлап уздырырга кирәк. Без секцияләргә бүленеп, мәдәният, әдәбият һәм башка проблемалар турында фикер алышып, төпле документлар кабул итәргә тиеш. Мин шулай ук Башкортстандагы проза, шигърият буенча антология чыгару да кирәк, дип исәплим”, диде Башкортстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары Альбина Хәлиуллина.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов та бик эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты:

“Бу юбилей чаралары кысасында Татарстанда Башкортстан мәдәнияте көннәре уздыра алсак, бик яхшы булыр иде. Бу хыял белән без ике дистәдән артык ел янабыз, ләкин аны тормышка ашырып булмый. Шулай ук Башкортстанда туып, Татарстан әдәбиятын, сәнгатен күтәргән шәхесләребезне биргән авылларга авточабыш уздырырга кирәк. Татарстанның халык язучылары Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, халык шагыйрьләре Илдар Юзеев, Әхсән Баян һәм башка шәхесләрне биргән авылларга барып, исемнәрен мәңгеләштерүгә өлеш кертә алабыз. Авточабышка кадәр бу шәхесләр туган йортларга тактаташлар кую, мәктәпләрдә, музейларда почмакларын булдыруны оештырырга тиешбез. Авточабыш ул авылларны карап йөрүдән гыйбарәт булмаска, шәхесләребезнең исемнәрен мәңгеләштерүдә файдалы эш булырга тиеш”, диде Алик Локманов.

Сөйләшү һәр оешмада Татарстанның 100 еллыгына тәкъдимнәр туплаганнан соң аларны алдагы атнада сайлап алып, Казанга җибәрергә дип килешенде.

Мөнир ВАФИН

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*