tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары фикер алышты
Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары фикер алышты

Башкортстанда “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары фикер алышты

Башкортстан Республикасы Бәләбәй шәһәрендә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар оешмасының Башкортстан төбәк бүлегенең күчмә утырышы узды. Анда катнашу өчен Бөтендөнья татар конгрессыннан “Ак калфак” оешмасы рәисе Кадрия Идрисова килде.

Казан кунакларын, “Ак калфак” оешмасының Башкортстан бүлеге рәисе Люция Вафинаны һәм башка делегатларны татар гимназиясендә җыр-бию, чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Шәһәрнең татар гимназиясендә “Нәүрүз бәйрәме” узды.

Бәйрәмдә балачак җырлары яңгырады, уеннар, биюләр булды. Мәктәп директоры Дамир Фәнис улы Хәбибрахманов кунакларны мәктәп торышы белән таныштырды. Күчмә утырышның максаты- халкыбызның гореф-гадәтләрен барлау, телебезне саклау, яшь буынны үрнәк традицияләрдә тәрбияләүдәге матур үрнәкләрне карау, тәҗрибә уртаклашу һәм Башкортстан “Ак калфаклары” алдында яңа максатлар кую иде.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*